Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

15 февральдә татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка 80 яшь тула

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты (1970), 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, райондашыбыз Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 15 февраль көнне үзенең олуг юбилее - 80 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, без аның туган авылы Яңа Бүләктә булып кайттык. Илһам...

- Илһам Шакировның музее - истәлекле урын. Монда танылган җырчыбыз, якташыбызның тормыш юлы, иҗаты сурәтләнгән фотолар, экспонатлар шактый. Моннан тыш, әлеге йортта яшь парлар никахларын терки. Кияү белән кәләш кунаклары белән бергәләп музей буенча «сәяхәт кылалар», фотоларга төшәләр, - дип сөйләде Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов.

Бүгенге көндә Бай-Бүләк авылында гомер итүче Илһам аганың сыйныфташы, замандашы, якташы Роза Якупова белән дә очрашып сөйләштек. Уку чорында ул мәшһүр җырчыбыз белән бергә бер партада утырган, тормышындагы Илһам ага белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, хатирәләргә бирелеп, тулы итеп шуларны бәян итте. Яңа Бүләккә кылган «сәяхәт» турында газетабызның киләсе саннарында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илһам Шакиров