Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлык-2023

Районыбыз яшь талантларга бай

Үткән пәнҗешәмбедә Яңа поселогының мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык 2023» фестиваленең гала-концерты узды,. Биредә бу көнне җырбиюдә, нәфис сүз осталыгында иң сәләтле район балаларын күрергә мөмкин иде.

Моңа кадәр, конкурсның март аенда узган мәктәп һәм зона өлешләрендә районның белем бирү учрежденияләреннән барлыгы 2800дән артык бала катнашты. Гала-концертка исә 30 концерт номеры белән 200 конкурсант узды.

Үзләреннән дәрт-дәрман ташып тора

Әлбәттә, фестивальнең нәтиҗәсе булган әлеге бәйрәмне сәләтле яшь артистлар үзләре, аларның әти-әниләре, педагоглар түземсезләнеп көтте. Гала-концерт өч өлештә, һәр бүлектә ун номер тәкъдим итү белән узды. Аны нәфис сүз оста лыгында көч сынашкан балалар үзләре үк алып та барды. Әйтик, Калмаш авылыннан булган Азалия Хәйбуллина, Зәринә Салихова бәйрәм концертын иң беренче булып ачып җибәрделәр. Аларны әзерләүдә күп көч салган мөгаллимнәре Фәйрүзә Сагированың тырышлыгы бушка узмады. Кызлар «Конферансье – өлкән төркем» номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булдылар. Азалия һәм Зәринәнең кайнар сәламнәреннән соң, тамашачылар алдында күз явын алган, берсеннән-берсе матур костюмнар кигән балалар җыр, бию белән чыгыш ясадылар. Аннары, сүз районның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ландыш Сафинага бирелде. Ул килгән кунакларны, чыгыш ясаучы яшь артистларны бәйрәм белән котлады:

– Сезнең һәркайсыгыз бәйгенең иләгеннән узган, үзегезнең сәләтегезне, тырышлыгыгызны исбат иткән талант ияләре. Алдагы иҗат юлыгызда һәммәгезгә бары уңышлар, яңа үрләргә ирешүегезне, ос талыкларыгызны тагын да чарлауны телим. Бүген залда утырган тамашачыларга исә күңелле яллар телим, – дип, Ландыш Рафаэль кызы бүләкләү өлешенә күчте. Ул фестивальнең III дәрәҗәдәге лауреаты исемен алган яшь сәләт ияләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр өләште. «Хореография» номинациясендә, кече һәм урта яшь төркемендә Но вотроицкое мәктәбенең «Экспрессия»(җитәкчесе Лилия Гатина), Бәтке мәктәбенең «Айс» (җитәкчесе Яна Кирпанева), Кенәз мәктәбенең «Умырзая» (җитәкчесе Александра Тартаринова) бию коллективлары бүләкләнде. Җыр номинацияләрендә исә Круглое Поле поселогының «Нур» вокал ансамбле (җитәкчесе Мәүлидә Игътисамова), Түбән Суыксу авылыннан Арина Попова (җитәкчесе Гөлшат Әгъзәмова), Кенәз мәктәбеннән Зәринә Яруллина (җитәкчесе Ләйсән Яруллина), Круглое Поле поселогыннан соло-башкаручы Лилия Нәбиуллина (җитәкчесе Виктория Кулинич) дипломнарга ия булды.

Сәхнәдә йолдызлар балкышы

Гала-концертның икенче өлеше күңеле җырдан башланып китте. Париж, Әдрән диңгез, туган як турында җырлар, төрле халык биюләре, нәфис сүз осталарының
чыгышы янәдән сәхнәдән күңелле тойгылар бүләк итте. Бүләкләү тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев күтәрелде.

– Бүген әлеге сәхнәдә районыбызның яшь йолдызлары балкый. Аларның никадәр сәләтле булуларына, үҗәтлекләренә сокланып туймаслык. Шундый талантлы балаларның, яшьләребезнең саны елдан-ел артсын, Тукай районының данын еракларга таратсын дигән теләкләрне җиткерәсем килә, – диде ул.

Илфак Шамил улының кулыннан II дәрәҗә лауреат дипломнары һәм истәлекле бүләкләр «Хореография» номинациясендә өлкән, урта, кече һәм катнаш яшь төркемнәрендә Новотроицкое авылының «Экспрессия» (җитәкчесе Лилия Гатина), шул ук авыл мәктәбеннән «Задоринки» (җитәкчесе Андрей Багаев), Бәтке мәктәбенең «Радуга» (җитәкчесе Екатерина Иванова) бию коллективлары алды. «Вокал» номинациясендә төрле яшь төркемнәрендә Сәмәкәй авылыннан Рузил Сөләймановны (җитәкчесе Лилия Муллагалиева), Лиана Сәхбетдинованы (Новотроицкое авылы, җитәкчесе Алия Сәхбетдинова), «Сәйлән» (Новотроицкое мәктәбе, җитәкчесе Алия Сәхбетдинова), Комсомолец мәктәбенең «Сандугач» вокаль ансамбльләрен (җитәкчесе Лилия Муллагалиева) билгеләп үттеләр. Шундый ук дипломнар белән Калмия авылыннан җыр номинациясендә Айзилә Фархутдинова (җитәкчесе Гөлназ Фәрхетдинова), Комсомолецтан Аделина Гәлләмова (җитәкчесе Лилия Муллагалиева), Ариана Хәертдинова (Круглое Поле поселогы, җитәкчесе Ольга Хәертдинова), Мәликә Магомедвелиева (Круглое Поле поселогы, җитәкчесе Гөлнара Шәмсетдинова) бүләкләнде. Нәфис сүз осталарыннан дипломга Новотроицкое авылыннан Айзилә Хәсәншина (җитәкчесе Наталья Катушенок), Күзкәй авылыннан Алинә Фәрваева, Ленар Гыйльманов, Ясминә Гыйлметдинова (җитәкчеләре Эльмира Кашапова)ия булды.

Иң-иңнәр җиңүче булдылар

Ниһаять, «Созвездие – Йолдызлык 2023» гала-концертының дулкынландыргыч мизгелләре җитте. Бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү өчен схнәгә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев чакырылды.

– Кадерле бәйрәм кунаклары, шушы концертны оештыручылар, фестивальнең бизәге булган яшь сәләт ияләре! Сезне чын күңелдән шушы җыр-бию, иҗат бәйрәме булган чара белән ихластан тәбриклим. Сезнең кебек зур талант ияләре, өметле яшьләребез килеп торсын, мәдәният дөньясын баета төшсен. Иҗади хыялларыгыз тормышка ашып, куйган максатларыгызга ирешергә язсын. Алга, җиңүләргә алып баручы илһам сезне бервакытта да ташламыйча, гомерлек юлдашыгыз булсын, – диде район башлыгы.

Аннары, Фаил Мисбах улы җиңүчеләрне бүләкләде. Шул рәвешле фестивальнең җиңүчеләре, I дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән «Вокал» номинациясендә, төрле яшь төркемнәрендә Андрей Фадеев (Борды мәктәбе, җитәкчесе Лилия Муллагалиева), Айсылу Тошева (Круглое Поле поселогы, җитәкчесе Нәфисә Ахметшина), «Сандугач» вокал ансамбле (Комсомол мәктәбе, җитәкчесе Лилия Муллагалиева) бүләкләнде. «Хореография» номинациясендә, төрле яшь төркемендә Мәләкәм мәктәбенең «Яшьлек» (җитәкчесе Татьяна Солдатова), Круглое Поледан «Задоринки» (җитәкчесе Галина Щелконогова) бию ансамбльләре, Кенәз мәктәбенең «Энҗе-Жемчужинки» бию студиясе дә җиңүче дипломнары алдылар. Нәфис сүз осталары арасында фестивальнең җиңүчеләре дип Новотроицкое авылыннан Дарья Котяшова (җитәкчесе Наталья Катушенок), Биклән авылыннан Алинә Мостафина, Эмиль Гыйбадуллин (җитәкчеләре Гульнора Мирходжаева) игълан ителде.

Их ахырдан фестивальнең барлык этапларында да югары әзерлек күрсәткән Круглое Поле поселогы, Новотроицкое, Мәләкәс, Бәтке авылы мәктәпләрен I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар белән зурладылар.

«Созвездие – Йолдызлык 2023» фестиваленең гала-концерты исә фестиваль гимнын җырлау һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев