Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Кеше килеп чыкса?!.

Чоланга керәсең, баскыч буйлап югарыга үрмәлисең, һәм... серле дөньяга чумасың.

Авыл өе чормасы – легендар урын. Анда: кибеттә ак май төреп бирә торган соры кәгазьгә уралган какланган каз, тал бишек (бәллү), урак, чалгы, талчыбыктан үрелгән каз оясы, картон тартмага тутырылган, һәрберсе ак мамыкка уралган (ватылмасын өчен) Яңа ел чыршысы уенчыклары (тәтәйләре) ...

Анда борынгы китаплар да бар. Тик, хәрефләре безнеңчә түгел. Матур, чигешле хәрефләр. Эх, укый белсәң икән ул. Сабый акылым белән мин ул китапларның үз эченә зур серләр яшерелгәнен чамалыйм. Тик, нигә соң алар чормада? Мәркәзебез Казанга килеп укырга кергәч белдем – гарәп имлясындагы китаплар булган икән. Нинди зур байлык! Ләкин, шул байлыкның бик азы гына сакланган. Заманасы шундый булган.

Җөмләдән, бик борынгы заманда нәшер ителгән Коръән дә бар иде бездә. Ул – өй түрендә һәм иң югары урында – киштәдә, ак киндер сөлгегә төрелгән. Аны безгә – бала-чагага кулга алырга ярамый. Аны кулга алу өчен чиста-пакъ, тәһарәтле булу кирәк. Киндер сөлгегә төреп куелган Китап сый-нигъмәтләр тулы өстәл артында, елга берничә тапкыр ачыла. 

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, чормага менешли чолан түшәмендәге боҗрага асылган төенчеккә күз төшми калмый. Анда тәм-том – чуклы кәнфит, шикалат (шоколад конфет), өрек, караҗимеш, как-төш, калай банкада мармелад һәм һинд чәе – «кеше килеп чыга калса» тотыла торган зат ризыклар. Балачагым туклыкта үтте. Кибеткә кайткан тәм-томны иркенләп ашадык. Шулай да, сер түгел, ишле гаиләдә һәрвакытта да өстәл кәнфит-прәннек, мармелад, зефир ише чәй тәмнәреннән сыгылып тормый. Шунысы гаҗәп, чормага менү юлындагы тәм-томнар еш кына кунак-төшеп «чакырды». Кунак-төшем, күрше-күлән, таныш-белеш ашаганнан ул тәмнүшкәләр салынган төенчек, янчыклар нишләптер, беркайчан буш булмады. Әнием: «Кеше үз ризыгы белән йөри», –   дип әйтергә ярата иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше язмышы