Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Яңа йортта ике төн генә кундык

14 гыйнвар көнне Круглое Поле поселогындагы Марат Фәйзуллин урамында көчле янгын булды. Янган йортның хуҗасы Лена Әхтәмҗанова: «Үз йортымда тору минем хыялым иде. Инде генә йортлы булдым дигәндә, менә шундый хәл... Без бит анда ике төн генә кунып калдык».

Лена Әхтәмҗанова өчен бу ел зур югалтудан – йортлары януыннан башланды. 52 яшьлек ханым шушы йортта киләчәктә кош-кортлар асрап, бакчада эшләп тыныч кына тормыш итәрмен дип хыялланган.

Лена ханым, янгын чыкканда, өйдә идегезме, үзегезгә зыян килмәдеме?

– 14 гыйнвар көнне мин эштә утыра идем. Әнием шалтыратты да «Лена, өй яна», диде. Мин башта аңламадым. Әнине электр плитәсе белән кулланырга өйрәткәндә, анда бер кнопка яна иде. Ул гел шул кнопканың кызыл булып янып торуыннан курыкты. Олы яшьтә бит инде. Мин әллә шул кнопка янып тора да, куркып  шулай дип әйтте микән дип уйладым. Ләкин күңелгә шом кереп урнашкан иде инде, 5-6 секундтан кире шалтыраттым. Ә ул трубканы алмый да, алмый. Борчылу гына түгел иде инде бу, мин чын-чынлап курыктым. Бертуктаусыз шалтыраткач, телефонны бер ир-ат алды. Бу безнең күрше булып чыкты. Ул да йорт януын хәбәр итте. Мин бу вакытта урамга йөгереп чыккан идем инде. Урамда апамның улы Роман басып тора. Без бергә эшлибез. Машинага утырдык та киттек. Юлда барганда янгын сүндерүчеләргә шалтыраттым.

Әниегезнең хәле ничек иде соң?

– Без кайтып җиткәндә өй янында кешеләр җыелган, ашыгыч ярдәм машинасы тора иде. Йортка ныклап ут капкан иде. Әнигә ашыгыч ярдәм машинасында беренче ярдәм күрсәткәннәр. Ул вакытында чыгып китсә дә, төтен иснәгән һәм шок хәлендә булган.

Димәк, әниегез янгын башланганын күргән. Ничек дип сөйли соң?

– Әниемә 81 яшь. Ул залда утырган, гадәттәгечә, песиебез аның янында сырпаланган. Кинәт ниндидер тавыш ишетелгән. Песиебез куркыптыр инде каядыр качкан. Әнием аның артыннан чыгып, әллә берәр нәрсә ауды инде, дип карарга булган. Зал ягына кире килгәндә, люстра эленгән җирдән төтен чыгуын күргән. Мизгел эчендә ут күренгән дә, түшәмне ялмап алган. Әнием башта халаттан гына урамга чыккан, аннан кире кереп пәлтәсен алган. Ул кергәндә кухня куе төтенгә тулган инде. Урамда ул безнең юлга йөгереп чыккан, «Коткарыгыз, коткарыгыз», дип кычкырган. Бу вакытта күршеләр узып барган. Алар аны тизрәк машиналарына утыртканнар. Күрше барып караганда, йортның түбәсеннән ут чыкканын күргән. Ул көрәк белән кар да ыргытып караган. Үзегез беләсез, дөрләп торган ялкынны алай гына сүндереп булмый шул.

Искә төшерүе авыр. Без кайтып җиткәч, тизрәк әнием янына ашыктык. Аннары песи искә төште. Мин туп-туры янып торган өйгә юнәлдем. Мине бер ир туктатып калды. Ул туктатмаса, кереп китәсе идем. Ул вакытта нәрсә уйлаганмындыр, башымда бер генә уй – песине коткару иде. Нәтиҗәдә, яраткан песиебез үлде. Янып түгел, төтен исенә буылып үлгән инде ул. 15 минутлардан соң янгын сүндерүчеләр килеп җитте.

Йортыгыз иминиятләштерелгән идеме соң?

– Йортны иминиятләштерергә җитештек. Әмма хәзер бик авыр ситуация. 11-12 гыйнвар көннәрендә күчендек. Яңа өебездә 2 төн генә кунып калдык. Өйне 13 гыйнвар көнне сатып алдык. Ягъни, бу көнне сделка булды. Ә Яңа елга кадәр 27 декабрьдә безнең сделка алды булды. Чаллыда фатирыбыз бар иде. Без аны сатырга куйдык. 27се фатир өчен акчаларны бирделәр. Бу акчаларны йорт хуҗасына тапшырдык. Йорт өчен түләргә акча җитмәгәч, калганын ипотека кредиты итеп алдык. Бераз ремонт эшләре башладык, обойларны яңарттык, өр-яңа техника һәм мебель алып кайтып куйдык. Страховка акча кайтарган очракта да шушы ипотека суммасын гына кайтарачак. Без бүгенге көндә акчасыз да, йортсыз да калдык. Торыр урыныбыз юк. Әлегә менә туганнарыбызда яшибез. Аннан инде тора бара күз күрер. Иминият буенча эксперт килеп карап китте янган йортны. Ул инде торгызырлык хәлдә түгел, бу йортта яшәп булмаячак диде. Аның стеналары гына торып калды, эчтә берни юк.

Янгын чыгуның сәбәбе нәрсә булган?

– Электр үткәргече төзек булмаган, люстра янып китү сәбәпле дип аңладым.

Бу йортта әниегез белән генә тора идегезме?

– Мин, әни һәм улым Эдуард. Улым ярты ел элек авариягә эләкте. Шуннан бирле ике җитди операция кичерде. Әле май аенда тагын бик җитди операция булырга тиеш. Ярты ел буе бер кая да эшли алмады, нәкъ шушы көнне ул эшкә урнашырга, әңгәмә узарга киткән иде. Улым янгын турында ишеткәч,  тиз кайтып җитте. Ул миңа нидер әйткән, ә мин тора-таш булып янган өйгә карап торганмын, берни ишетмәгәнмен. Шок хәлендә булганмын инде. Аннан мине ничектер ашыгыч ярдәм машинасына алып кергәннәр, монысын хәтерләмим дә. Кан басымы югары булган.

Ярый инде үзегезгә зыян килмәгән.

– Әйе, үзебез дә шулай дибез. Кайгыбызда безгә булышкан кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Без бит әле Круглое Полега күчеп кенә килгән кешеләр, ә шулай да менә мәчеттән һәм поселокта яшәүчеләрдән акча алып килеп бирделәр. Кайгыбызда булышкан туганнарыма, дусларыма, коллегаларыма, Круглое Поле халкына бик зур рәхмәт белдерәм.

Лена Әхтәмҗанованың тормыш юлында сынаулар күп булган. Ул үзе дә бик нык авырган, бүгенге көндә 2 нче группа инвалид. Апасын югалткан, улы юл фаҗигасенә эләккән, ә хәзер менә йортлары да янып, тора алмаслык хәлгә килгән. Лена ханымга сабырлык, сәламәтлек теләп калабыз. Укучыларыбыз арасында бу гаиләгә, ничек тә булса, ярдәм кулы сузарга теләүчеләр контактларны редакциябездән белешә ала.

Фотолар гаилә архивыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев