Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Ярдәм янәшә

Татарстан Диния нәзарәте делегациясе МХО зонасында «Батыр» батальоны сугышчылары белән очрашты

Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм Рамазан ае уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте делегациясе МХО зонасына барып, «Батыр» батальонының солдатлары белән очрашты. Делегация составына Мөфти Камил Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, казый Марат Мәрданшин һәм Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов керде.

Хәзрәтләр сугышчыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Татарстан мөселманнары исеменнән гуманитар йөк тапшырды һәм батальон җитәкчелеге белән очрашып, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча төп бурычларны тикшерделәр.

Иң әһәмиятле өлешләрнең берсе — сугышчылар өчен ифтар мәҗлесләрен уздыру. Блиндажларда мәҗлесләрне Марат Мәрданшин үткәрәчәк һәм ул Рамазан дәвамында зонада калачак.

Көн саен Марат хәзрәт һәм полк имамнары Мөхәммәд Хәйруллаев һәм Руслан Агмалов ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән солдатларны җыя, аларга вәгазьләр укый, ифтарлар белән сыйлый, рухи ярдәм күрсәтә һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйли. Шулай ук Донецк һәм Луганск мәчетләре мәхәлләләре өчен дә ифтарлар оештырылачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте СВО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итүнең яңа формаларын эзләүне дәвам итә: күчмә һәм блиндаж мәчетләрдән соң, Рамазан аенда оештырылган бу ифтарлар республиканың үзенчәлекле тәҗрибәсен тулыландырды.

Чыганак: ТР МДН сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев