Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Федераль программа

Бикләннәрне бәхет баса, өйләргә су киләчәк

Су мәсьәләсе безнең район халкы өчен һәрвакыт көн үзәгендә торды. Авыл кешесе суның төрле сәбәпләр аркасында булган өзеклектән, җәй айларында җитеп бетмәвеннән аеруча интегә иде. Әлеге мәсьәләне район җитәкчелеге төрлечә чишәргә тырышты. Соңгы елларда исә авылларны шәһәрнең су челтәренә тоташтырып, суга туендыра башладылар.

Үткән атнада без Биклән авылында булып кайттык. Биредә «Стимул» федераль программасы кысаларында күпбалалы гаиләләргә бүленеп биргән җирләрдә, урам буйлап су үткәрү эшләре башкарыла иде. Суүткәргеч торбаларны сузу һәм аңа бәйле булган эшләр белән биредә «Тукай водоканал» җәмгыяте идарә итә.

– Биклән буенча булган әлеге проект ниһаять федераль программага керде. 2018 елда эшләнелеп, экспертизалар ясалып, ул үз сәгатен күптәннән көтә иде. Проект кысаларында исә әлеге вакытта өч ярым километрга якын сүүткәргече салынган. Ул Биклән авылы өчен генә түгел, Бәтке халкына да хезмәт итәчәк. Биклән авылыннан ул тагын 6 километр озынлыкка, Бәткегә кадәр сузылачак. Проектның перспективасы да, эш күләме дә зур, – дип каршы алды безне урында җәмгыять җитәкчесе Григорий Петров. – Шунысын да әйтеп үтәргә мөһим, проект буенча без шәһәр челтәреннән килгән су белән күпбалалалы гаиләләр торган урамнарны гына түгел, ә барча авыл, Бәтке авылы халкын да тоташтырачакбыз. Артезиан коеларын исә, кирәге калмау сәбәпле консервациягә куеп торырга ниятлибез, – диде ул.

Григорий Николаевич сөйләвенчә, Круглое Поле поселогы күптәннән инде шәһәрдән килүче су белән көн итә, ә Иске Ерыклы, Мәләкәс авыллары халкының шәһәр суы эчүләренә өченче ел киткән.

Бикләндә исә суүткәрү эшләре агымдагы елның февраль аенда башланган. Аны биредә Казан шәһәренең «Строитель» подряд оешмасы башкара. Бикләндә әлеге подряд оешмасының 4 экскаваторы, 8 кешесе эшли.

– Бикләндә суүткәрү эшләре ике этапта үтәчәк. Әлеге вакытта без аның беренче этабын башкарабыз һәм шушы этап өчен федераль бюджеттан 50 миллион сум акча бүлеп бирелде. Проектның ике этабын да тәмамлап чыгару өчен җәмгысы 123 миллион сум акча кирәк. Беренче этап эшләрен без август аена, ә Бикләнне тулысы белән эчә торган су белән тукландыруны күздә тоткан икенче этап эшләрен исә шуннан соң тагын бер ай ярым вакыт узгач тәмамларга ниятлибез. Ә менә Бәткегә су кертү эшләре киләсе 2024 елга гына планлаштырылса да, без анысын да быел башлап, мөмкин булса, ел ахырында төгәлләргә телибез, – дип планнары белән дә уртаклашты Григорий Петров.

Сүз уңаеннан, без җитәкчедән урамдагы суүткәргеч торбалардан суның йортларга кертелүе- кертелмәве турында да сорадык. Җитәкченең әйтүенчә, йортларга су кертү эшләре соңрак, яшәүчеләрнең гаризалары белән башкарылачак. Һәрхәлдә, Григорий Николаевич сүзләренә караганда, йортларга су кертүне шулай ук район оешмалары башкарыр дип күздә тотыла.

– Анысын вакыт күрсәтер. Ләкин, суүткәргеч торбаларның газ торбалары белән янәшә ятуы сәбәпле, йортларга су кертү эшен халыкка үзенә башкару авыр да, куркыныч та булырга мөмкин. Газ дигәннән, газ торбалары безнең эшебездә дә кыенлыклар китереп чыгара. Әйтик, проект буенча суүткәргеч торбалар ятасы урында хәзерге вакытта газ торбалары ята. Шул сәбәпле, эш барышында проектка үзгәрешләр кертергә туры килә. Моннан кала, суүткәргеч торбаларны тимер юл аша уздыру буенча да килешүләр алып барабыз, – дип билгеләп үтте Григорий Николаевич.

Биклән авылы җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та үзенең проектка бәйле фикере белән уртаклашты:

– Чаллы-Әлмәт су трассасыннан Биклән авылына су кертүне без озак еллар көттек. Авылның су челтәре 2011 елда төзелеп, тузган дип әйтеп булмаса да, ул вакыт-вакыт өзеклекләр бирде. Аеруча җәй айларында кыенга туры килә, су җитми иде. Соңгы елларда авыл халкына аеру- ча авырга туры килде, аларны шушы сусызлык гел моң-зарга салып кына торды. Шуңа күрә, Бикләндә федераль программа кысаларында башкарылучы суүткәрү эшләрен һәммәбез дә бик сөенеп каршы алдык. Быел 200 гектарда булган күпбалалы гаиләләрнең җирләренә су тулысы белән кереп бетәчәк, аннары, Бикләннең су челтәренә дә шәһәдән килүче су тоташтырылачак. Бар халык белән шуны түземсезләнеп көтәбез, – диде Мансур Шакирҗан улы.

Аллаһы Боерса, бик тиздән Биклән авылы халкының йортларына шәһәрдәге кебек чиста, сыйфатлы су киләчәк. Үткән еллардагы кебек аларга җәй айларында суга тилмереп ятарга да туры килмәячәк. Әлеге кирәкле һәм яхшы эш башка җирлекләрдә дәвам итсен, чөнки мондый дәүләт программалары авылларда яшәүче кешеләрнең көнкүрешен яхшыртуга, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев