Марсель Сәлимҗанов: «Озак эзләдем, әмма барыбер иң чиста суны таптым!»
Күптән түгел Тукай районында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Анда Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре буенча «Суык-Су» артезиан суы автоматлары булдырган эшмәкәр Марсель Сәлимҗанов та катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән тәҗрибә уртаклашырга килгән эшкуарлар Марсель Рафисовичны сорауларга күмделәр. Аларның күбесе су сату буенча бизнесны үзләренең регионында да булдырасы килүләрен әйтте. Тукай районы эшмәкәре белән без дә әңгәмә кордык. Аның су сату буенча идеясе каян барлыкка килүе турында да кызыксындык.
.png)
«Су сату турындагы фикер 2009 елда Яр Чаллыда «Водоканал» оешмасында эшләгәндә барлыкка килде. Мин һәрвакыт чиста су булдыру, чиста су куллану турында уйладым. Һәм шуннан бирле су турында бик күп китаплар укыдым, – дип сөйләп китте Марсель Рафисович. – Вакыт узды, мин һаман өйрәнүдә булдым һәм 2014 елда үземне Түбән Камага су җитештерү буенча производствога чакырдылар. Бу эшне эшләгәннәр, әмма ул уңышлы килеп чыкмаган. Шуңа мин моны төптән өйрәнеп, бар нечкәлекләрен истә тотып, олы эшкә тотындым».
Марсель Рафисович суга күп төрле анализлар ясата һәм Түбән Кама суының сыйфат ягыннан бераз җитешсезлекләр барлыгын ачыклый.
«Тукай районында Түбән Суык-Су авылы турында ишетеп белә идем. Суының тәмлелеге һәм чисталыгы турында да сөйләгәннәре бар иде. Биредә нинди су эчәләр, аның сыйфаты нинди икән дигән сораулар белән янып йөри башладым. Тикшердек, карадык, анализ ясадык. Һәм иң чиста суны Түбән Суык-Су авылында гына таптык. 2015 елда бу җирлектән җир алдык та, әтием белән бергә биредә су җитештерү буенча үзебез цех ачарга карар кылдык. Мин үзем Түбән Камада эшли идем, су сыйфатын яхшырту белән шөгыльләндем, параллель рәвештә Түбән Суык-Суда төзелеш эшләрен контрольдә тоттым. 2016 елда «Суык-Су» җитештерү компаниясенә нигез салдык. 2017 елда цехны эшләтеп җибәрдек», – дип дәвам итә эшмәкәр.
Ул 2020 елда чиста су җитештерү буенча олы производствоны эшләтеп җибәрә. Яр Чаллыда алар суны 19 литрлы олы бутыльләрдә «Новая вода» исеме астында сата башлый, шул исем белән су сату буенча автоматлар да эшләтеп җибәрә. Ә 2025 елда «Суык-Су» бренды белән су автоматлары барлыкка килә башлый.
.png)
«Мин Тукай районына хөрмәт йөзеннән җитештерү комплексына шундый исем бирдем. Суык-Су – исеме үк бар нәрсәне аңлатып бирә. Ә аның сыйфаты бик әйбәт. Түбән Суык-Су авылы суы кеше сәламәтлеге өчен барлык төр минераллар белән баетылган. Әле шуны әйтәм, биредәге су бернинди чистартусыз да барлык санитар таләпләргә туры килә», – ди Марсель Сәлимҗанов горурланып.
2021 елда эшмәкәр су автоматларын үзләре төзү буенча эшне башлап җибәрә. Бүгенге көндә «Суык-Су» бренды булган су автоматлары районның егермедән артык авылында урнашкан, Чаллыда да егермедән артык су аппараты куелган.
«Түбән Суык-Су авылыннан суны алабыз, чистарту үткәрәбез, бөтен нормаларга туры китереп баланслыйбыз һәм автоцистерналар ярдәмендә су автоматлары торган нокталарга таратабыз», – ди әңгәмәдәшем.
2023 елда су җитештерү буенча цех «Ага су» исеме астында су чистарту буенча аппаратлар да булдыра.
«Мондый аппаратка теләсә нинди суны тоташтырырга була, ул аны санитар нормаларга туры китереп чистарта һәм ул су эчәргә яраклы була. Без аның күп үрнәкләрен булдырдык, әмма хәзер дә бу аппаратлар өстендә эш бара. Без аларны тагын да уңайлырак итәргә тырышабыз. Күптән түгел озонлаштырып чистарту системасын өстәдек. Әкрен генә сату базарына бу аппаратларны да кертә башларга уйлыйбыз. «Ага су» аппаратлары әлегә 3 җирдә генә урнашкан. Иң сөендергәне: бу суны яраталар. Хәтта махсус инстанцияләргә биреп суны тикшертүчеләр бар. Әмма бернинди дә начар матдәләр табучылар юк. Чөнки без үзебез җитештергән су өчен 100 процент җаваплы һәм 100 процент гарантия бирә алабыз», – ди Марсель Рафисович.
Хәзерге вакытта «Суык-Су» җитештерү цехы көненә 100 тонна су чыгара. Димәк бер көнгә 4-5 мең кеше әлеге суны куллана.
.png)
Марсель Сәлимҗановтан эшмәкәрләр җыеныннан алган кичерешләре турында сорадым.
«Бер-ике ел элек Казанда эшмәкәрләр җыенында катнаштым. Мондый чара бик кирәк дип саныйм, үзара тәҗрибә уртаклашасың, башка өлкәләрдән килгән эшмәкәрләр белән аралашасың, эшеңне күрсәтәсең. Миңа эшкуарларның кызыксынулары, сораулар бирүләре ошады. Безгә яхшы якка үзгәрергә кирәк, шуңа аларның фикерләрен игътибар белән тыңладым. Әле бүген берничә кешедән шалтырату кабул иттем. Кызыксыналар! Су чистарту аппаратларын Россиянең төрле төбәкләренә җибәрергә исәпләп торам. Мин сөйләшкән эшмәкәрләр арасында алар яшәгән төбәктә чиста су сатарга була икән дип уйлап карамаучылар бар. Мин бик теләп аларга үз тәҗрибәм турында сөйләдем һәм су бизнесын хәзер башларга кирәклеген искәрттем», – ди әңгәмәдәшем.
Шулай ук Тукай районы эшмәкәре 2025 елда үзләренең су лабораториясе барлыкка килүе турында да сөйләде. «Һәрбер партия тикшерелә. Мин моңа бик четрекле карыйм. Хәтта безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз бу суны эчеп сәламәтлекләре яхшырып китүен дә әйтте. Моңа, әлбәттә, бик сөендем. Мондый нәтиҗәләр булгач, иңнәргә канат куйган шикелле, эшлисе, кешегә сыйфатлы су эчерәсе килә», – дип куя эшмәкәр Марсель Сәлимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев