Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

26 майда Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-Тәшрик көннәре башлана

Иртәгә мөселман календаре буенча мөһим ике көн башлана — Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-Тәшрик көннәре. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Гарәфә көне хаҗ гамәлләре вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә булуы белән бәйле. Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хушлашу вәгазен нәкъ шул изге урында ирештергән. Шуңа күрә Гарәфә үзәне хаҗ йоласының иң әһәмиятле өлешләреннән санала.

Әмма бу көнне һәркем хаҗда була алмый. Шуңа күрә хаҗ кылмаган мөселманнарга Гарәфә көнендә ураза тоту һәм дога кылу киңәш ителә. Бу уразаның фазыйләте турында хәдистә болай дип әйтелә:

«Гарәфә көнендә ураза тоту сәбәпле, Аллаһ Тәгалә үткән елның һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дип өметләнәм» (Мөслим).

Шулай ук Гарәфә көне белән бергә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә башлана һәм алар 30 майга кадәр дәвам итә. 26 майда иртәнге намаздан башлап, 30 майның икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне данлап, өч мәртәбә тәкбир әйтү каралган. Ир-атлар аны кычкырып, хатын-кызлар пышылдап әйтә.

Тәкбир сүзләре: «Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Лә иләһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».

Имам һәм җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе шунда: кешеләр Җир йөзендә яшәү өчен яратылган, шуңа күрә адәм каны түгел, ә хайван каны гына коелсын дип, шатлык һәм рәхмәт билгесе итеп тәкбир әйтелә.

Фото һәм мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев