Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Ураза вакытында дөрес туклану кагыйдәләре

Быел ураза кыштан язга күчкән мәлгә туры килә, шуңа күрә организмны хәлсезләнүдән һәм витаминнар җитмәүдән саклау өчен туклануга игътибарлы булырга кирәк. Белгечләр хөрмә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм җиңел ит ризыкларын өстен тотарга, ашар алдыннан су эчәргә киңәш итә.

Быел ураза кыш белән яз чигенә туры килә — бу вакытта күпләр болай да хәлсезлек һәм витаминнар җитмәүдән интеккән мәл. Ураза тоту организмга авыр булмасын өчен туклануга игътибарлы булырга кирәк.

Кардиологлар ураза вакытында сәламәтлекне саклау өчен кайбер киңәшләр бирә: авыз ачканда артык күп ашарга ярамый. Иң яхшысы —хөрмә белән авыз ачу, яшелчә, җиләк-җимеш, җиңел пешерелгән ит ризыкларына өстенлек бирү. Моннан тыш, ашар алдыннан бер стакан су эчү дә файдалы.

Табиблар тарафыннан туклануда ит һәм балыкның майсыз сортларын сайларга, сөт һәм сөт ризыкларын кулланырга киңәш ителә. Витаминнарга бай яшелчә һәм җимешләрне өстенлек бирергә кирәк. Әче, тозлы, ысланган ризыклар ашауны һәм газлы эчемлекләр, кофе яки сок эчүне киметү яхшы булыр. Консервалар, камыр ризыклары һәм ярымфабрикатларны чикләү дә файдалы. Сәхәрдә аксымга һәм майларга бай ризыклар ашау, балны аз куллану отышлы.

Белгечләр искәртә: ураза һәркемгә дә туры килми. Авырулары булган, даими дару кулланучы кешеләр ураза тотар алдыннан табиб белән киңәшләшергә тиеш. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк, бөер авырулары һәм шикәр диабеты очракларында сак булу зарур.

Гомумән, белгечләр фикеренчә, ураза ашкайнату системасын ял иттерә, организмны чистарта һәм нерв системасына уңай йогынты ясый. Иң мөһиме — аны аңлы һәм дөрес итеп үткәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев