Тукайлылар республика ифтарында катнашты (фото)
22 июнь көнне башкалабыз Казан шәһәрендә үткән республика ифтарында безнең район мөселманнары да катнашты. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендәге , нигездә яшьләрдән торган тугыз кешелек делегация әлеге мәҗлес кунаклары булды. " Оештыру ягыннан да, хәтер көненә туры китерү ягыннан да, мөселманнарның иманын ныгыту ягыннан да бик матур бәйрәм...
22 июнь көнне башкалабыз Казан шәһәрендә үткән республика ифтарында безнең район мөселманнары да катнашты. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендәге , нигездә яшьләрдән торган тугыз кешелек делегация әлеге мәҗлес кунаклары булды. " Оештыру ягыннан да, хәтер көненә туры китерү ягыннан да, мөселманнарның иманын ныгыту ягыннан да бик матур бәйрәм булды ул. Татарстан Диния назәрәте җитәкчелеге вәгазьләр белән чыгыш ясады, мөнәҗәтләр башкарылды. Мондый күләмле чараларны бик уңай күренеш дип бәялим, чөнки бу ифтар барлык республика мөселманнарын бер урынга җыйды, бердәмлегебезне күрсәтте һәм тагын да ныгытты. Югары даирә җитәкчеләр белән беррәттән башка дин әһелләренең дә чарада катнашуы республикабыздагы татулыкның бер чагылышы", дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Җәүдәт хәзрәт.
Сүз уңаеннан, ифтарлар Тукай районында да Рамазан ае дәвамында даими үткәрелеп килә. Түбән Суыксу, Әҗмәкәй, Сосновый Бор һәм башка авылларда ул мәҗлесләрнең һәркайсында 60ка якын кеше катнашкан.Бүген исә Малтабар авылына Калмия, Боерган, Күзкәй җирлекләрендә яшәүчеләр авыз ачарга чакырулы. Мөселманнар өчен иң мөхтәрәм ай безнең авылларда да төгәллек белән, күркәм үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев