Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Рамазан нуры алгы сызыкта: хәрбиләр өчен блиндажларда ифтарлар

Рамазан аеның нуры бүген махсус хәрби операция зонасындагы блиндажларга да үтеп керә. Татарстан Диния нәзарәте хәрбиләребез һәм Донецк, Луганск халыклары өчен көндәлек ифтар мәҗлесләрен башлап җибәрде. Бу чаралар тыныч тормыштагы мәчетләрдә генә түгел, ә сугыш кырындагы каты шартларда — турыдан-туры хәрби ныгытмаларда да үткәрелә.

Рамазан дәвамында алгы сызыкта Татарстаннан ике дин әһеле хезмәт итә: полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев һәм Нәзарәт казые Марат хәзрәт Мәрданшин. Алар сугышчылар белән бергә ураза тота, ифтар ашлары үткәрә, рухи әңгәмәләр кора.

Ифтарлар вакытында Ватан иминлеге, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булганнарның рухы һәм аларның гаиләләре өчен догалар кылына. Вәгазьләр аша хәрбиләргә сабырлык, ныклык һәм рухи көч өстәлә.

Бу башлангыч Татарстан Диния нәзарәтенең хәрбиләргә рухи ярдәм күрсәтү юнәлешендәге эшчәнлегенең дәвамы булып тора. Күчмә мәчетләр, блиндаж-мәчетләр төзү кебек проектлар белән беррәттән, алгы сызыкта ифтарлар уздыру да сугышчылар өчен зур әһәмияткә ия.

Мондый очрашулар — ашау-эчү генә түгел, ә туган як җылысын, иман көченә таяныч табу мөмкинлеге дә. Аллаһы Тәгалә Ватаныбызны саклаучыларны Үз рәхмәтеннән калдырмасын, аларның догаларын һәм гыйбадәтләрен кабул итсен.

Фото һәм мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев