Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Кеше — кунак, ә бөтен нәрсә Аллаһныкы

Күңелне чистарту һәм йомшарту өчен һәрвакыт нәрсәдер эшләргә кирәк: хәерле кешеләр арасында булу, мәгънәсен аңлап һәм фикерләп Коръән уку, вәгазьләнү... Безнең күңел һәрчак үзгәреп тора. Гомер буе шулай булачак.

Бу дөньяда бернәрсә дә безнеке түгел Күктәге, җир астындагы, кешедәге һәрбер әйбер - Аллаһ Раббыбызныкы. Күп нәрсәне контрольда тотам,- дип уйлыйбыз. Ә бит бар галәм Аның территориясе, Ул биргән вакыт, Аның законнары. Адәм балалары бары тик - кунак. Безне бер бүлмәгә вакытлыча кертеп тордылар. Ә без үзебезне ул бүлмәнең хуҗасы дип саныйбыз. 

Шулай да... Никадәр көчле, Бөек, галәмнәр хуҗасы булса да Ул сине онытмый. Чөнки син - ялгыш кына барлыкка килгән, мәгънәсез тузан бөртеге түгел. Юк! Бөек Раббыбыз сине Үзе яралткан, яшәү биргән һәм Үзе кайгырта. Һәр сулышың - син яшәсен өчен, һәр көнне йокыдан уянасын икән, бу - Аның сине кабат терелтүе.

Аллаһ Раббыбыз - триллионнар санынча йолдызлар белән идарә итә, шул ук вакытта синең тавышыңны ишетә, синең уйларыңны, сулышыңны тоя. Синең һәр күз яшең һәм көлүең аның өчен мөһим. Аның кайгыруы кайвакыт шулай бик тыныч, тавышсыз. Без бу турыда уйланмыйбыз да. 

Без ялгыштык икән - Ул моны белә, тик безгә яктылык бирүдән туктамый. Ул - безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, тик без егылганда тотып кала. Әйе, без аның кунагы гына. Бу дөньяның хуҗасы, кунаклары турында аларның үзләренә караганда да ныграк кайгырта. Иң гаҗәбе шул, без бу турыда гел онытабыз.

Альбина Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев