Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Татарстан мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген, кояш баю белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае — Мәүлид ае башлануын хәбәр итте.

- Фото/ ТР МДН
Мөфти билгеләп үткәнчә, быел Мәүлид ае җомга көнендә башланып, җомга көнендә тәмамланачак. Ул мөселманнарны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тормыш юлын һәм үгет-нәсыйхәтләрен өйрәнергә, аның Сөннәтенә таянып яшәргә чакырды.
Камил хәзрәт сүзләренчә, Мәүлид аенда Рәсүлебезгә ﷺ салаватлар әйтү, аның сираты белән танышу, тормышы һәм күркәм сыйфатлары турында вәгазьләр тыңлау мөһим. Мондый чаралар кешеләрдә Пәйгамбәребезгә ﷺ һәм аның Сөннәтенә мәхәббәт тәрбияләргә, исламның әхлакый кыйммәтләрен ныгытырга ярдәм итә.
Мөрәҗәгатендә мөфти мәрхәмәтлелек, гаделлек, гыйлемгә омтылу, ата-ананы хөрмәт итү, балаларны сөю, хатын-кызларга ихтирам һәм күршеләр белән тату яшәү кебек кыйммәтләрнең әһәмиятен дә ассызыклады.
Камил хәзрәт Сәмигуллин ахырда барлык мөселманнарга Мөхәммәд Мостафаның ﷺ пакь Сөннәтенә ияреп яшәргә, иман һәм һидаять юлыннан барырга насыйп итүен теләп дога кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев