Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа Һиҗри ел башлану уңаеннан мөселманнарны котлады

Котлауда ул бүген кояш баегач Мөхәррәм ае керүен, шуның белән бергә яңа 1448 ел башлануын искәртте. Ул бу чорның дога кылу, ураза тоту һәм иманны ныгыту өчен мөһим вакыт булуын искәртте.

Мөфти Һиҗрәт вакыйгасының ислам тарихында һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормышында зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул 1448 ел элек Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләре ислам динен ирекле рәвештә тоту максатыннан Мәдинәгә күчүен, шул вакыйга нәтиҗәсендә мөселман өммәтенең яңа үсеш чорына чыгуын әйтте.

Камил хәзрәт шулай ук яңа ел алдыннан һәм аның керү мизгелендә укыла торган догалар турында да искәртте. Аның сүзләренчә, алар кеше өчен үткән елдагы гөнаһларны кичерү һәм яңа елны иман, иминлек һәм изге гамәлләр белән башлау ниятен белдерә.

Моннан тыш, мөфти Мөхәррәм аеның 10 нчы көне — Гашүрә турында да искә төшерде. Быел ул 25 июньгә туры килә. Бу көнне, шулай ук аңа якын бер көндә ураза тоту киңәш ителә, чөнки риваятьләрдә аның гөнаһларны кичерүгә сәбәп булуы әйтелә.

Камил хәзрәт барлык мөселманнарга яңа 1448 Һиҗри елны иминлек, бәрәкәт һәм туры юлдан тайпылмыйча үткәрүне теләде.

Фото һәм мәгълүмат/ ТР МДН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев