Кадер киченең фазыйләтләре
Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим
Аллаһ Коръәндә “Кадер” (“Кадер кич”) сүрәсендә: «Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр», – дигән.
Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Кадер кичәсен Рамазан аеның егерменче көненнән соңгы кичәләрдә булуын әйткән.
Кадер сүзе мөселман галимнәре тарафыннан өч төрле аңлатыла. Беренче мәгънәсе – хөкем кичәсе, ягъни Кадер кичәсендә, илаһи тәкъдирдә хөкем кылынган эшләр һәм илаһи әмерләр тәгаенләнә. Икенчесе – шәрәф һәм олугълыктыр, ягъни Кадер кичәсе бик шәрәфле – кадерле һәм бик кыйммәтле кичә. Өченчесе – кадер сүзе “кысылу” мәгънәсенә ия. Бу шуны аңлата – Кадер кичәсендә Җиргә иңгән фәрештәләр шулкадәр күп булырлар ки, аларга Җир йөзе тар булып тоелыр. Кадер кичәсе бик шәрәфле, кадерле кичә, ул кичтә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәни Кәрим иңдерелә башлый.
Бу мөбарәк кичәне лаеклы рәвештә, хәерле һәм файдалы гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрик. Кадер кичәсендә гыйбадәттә булырга: намазлар кылырга, Коръән укырга, Коръән укыганны тыңларга кирәк. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтергә һәм Рәсүлебезнең шәфәгатен, ягъни яклавын, химаясен өмет итәргә һәм дә аның өммәтеннән булуны теләргә кирәк. Күңелне гафиллектән, битарафлыктан арындыру өчен вәгазь, нәсыйхәт тыңлау һәм гыйлемең булса вәгазь сөйләү кирәк. Кадер кичендә тәүбә-истигъфар кылу, Аллаһтан кичерү сорау; туры юлга басарга тырышу кирәк. Ошбу мөбарәк кичәдә Аллаһны зикер итү, Аның хакында фикерләү кирәк. Аллаһны зикер итеп кенә, күңелләр тынычлана. Аллаһ Тәгаләгә сыену, Аңа сыгыну, Аңа дога кылу – бәндәгә бирелгән олы нигъмәт.
Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез нигъмәтләр биргән. Ошбу нигъмәтләрнең зәкяте, бәдәннең зәкяте – ураза. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту барлык нигъмәтләргә, сәламәтлеккә шөкер итү ул.
Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәни Кәрим иңә башлаган Рамазан ае – иң шәрәфле ай. Коръән иңә башлаган Кадер киче – иң шәрәфле кичә. Шәрәфле айда, мөбарәк кичәдә гафиллектән уянып, Аллаһтан иманыбызны куәтләп яшәү бәхетен сорыйк.
Шаять, Кадер кичәсенә ышануыгызда изгелек булыр. Соңгы ун көне эчендә тугызы калганда, ул Кадер кичәсен эзләгез. Җиде көн калганда, калган бишендә һәм өч көне калганда соңгы кичәсендә эзләгез. Ул Кадер кичәсенең галәмәтләре: ул ачык һәм җиңел кич, эсселеге дә һәм салкыны да булмас. Ул кичнең иртәсендә кояш чыгар, кояшның күләгәсе булмас, ягъни томанланмас. Бер кеше ул кичтә әҗер-савапка ышанып уяу торса, Аллаһ Тәгалә аның шул кичтән әүвәл булган гөнаһларын ярлыкар”, – диде.
Әгәр бәндә Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәян иткән савапларга һәм фазыйләтләргә ирешергә теләсә: Рамазан аеның хөрмәтен тану; телне ялганнан, гайбәттән һәм артык сүздән; әгъзаларны хаталардан һәм аяк таюдан, ягъни гөнаһ кылудан; күңелне көнләшүдән, мөселманнарга дошман булудан саклану тиешле. Рамазан ае – сабырлык ае. Сабырлыкның савабы – Җәннәт.
Кадер кичәсен гыйбадәт белән үткәрү олы әҗер-савапларга ирештерә. Бу Кичә хөрмәтенә Раббыбыздан үзебезне һәм дә бөтен мөселманнарны гафу итүен үтенеп сорыйк. Кадер кичәсе хәерле-файдалы, изге эш-гамәлләр кылу, гыйбадәтләр кылу өчен форсат булсын! Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул итсен! Әмииин.
Зәрия Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев