Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Бүген яңа 1448 ел башлана: яңа елга кергәндә укыла торган догалар

Бүген кояш баеганнан соң Мөхәррәм ае керә, һәм шушы мизгелдән Һиҗри календарь буенча яңа 1448 ел башлана. Яңа елга аяк атлаган вакытта догалар укыла. Алар адәм баласының үткән елда кылган хаталары һәм гөнаһлары өчен Аллаһтан гафу үтенүен белдерә. Шулай ук бу догалар яңа елны иман нуры, иминлек һәм изге гамәлләр белән каршы алу теләген чагылдыра.

“Нөзхәтел мәҗәлис” китабында Һиҗри буенча иске ел бетәр алдыннан һәм яңа ел кергәч укыла торган догалар китерелә. Бу китап буенча бүген кояш баеганчы түбәндәге доганы укырга кирәк:

اللّٰهُمَّ مٰا عَـمِـلْـتُهٝ فٖي هٰذِهِ السَّنَةِ مِمّٰا نَهَيْتَنٖي عَنْهُ وَ لَمْ تَرْضَهٝ وَ نَسٖيتُهٝ وَ لَمْ تَنْسَهٝ وَ حَلُمْتَ عَلَيَّ بَعْدَ قُدْرَتِكَ عَلٰي عُقٝوبَتٖي وَ دَعَوْتَنٖي اِلَي التَّوْبَةِ مِنْهُ بَعْدَ  جَرٰاءَتٖي عَلٰي مَعْصِيَتِكَ اللّٰهُمَّ فَاِنّٖي اَسْتَغْفِرُكَ مِنْهُ فَاغْفِرْلٖي وَ مٰا عَـمِــلْتُ فٖيهِ مِنْ عَمَلٍ تَرْضٰاهُ وَ وَعَدْتَنٖي عَلَيْهِ الثَّوٰابَ فَاَسْاَلُكَ، اللّٰهُمَّ يٰا كَرٖيمُ يٰا ذَا الْجَلٰالِ وَالْاِكْرٰامِ اَنْ تَقْبَلَهٝ مِنّٖي، وَلٰا تَقْطَعَ رَجٰائٖ مِنْكَ يٰا كَرٖيمُ وَ صَلَّي اللّٰهُ عَلٰي سَيِّدِنٰا مُحَمَّدٍ وَ عَلٰي آلِهِ وَ صَحْبِهٖ وَسَلَّمَ

“Я Аллаһ, быел нинди генә гамәлләр кылсам да – Син тыйганнарны да; Син кабул итмәгәннәрне дә; мин оныткан, ә Син онытмаганнарны да – мине җәзаларга Куәтең булса да, Син миңа карата мәрхәмәтле булдың, Синең Сүзеңнән чыгарга җөрьәт иткәннән соң да, Син мине тәүбәгә чакырдың. Я Аллаһ, болар өчен Синнән гафу сорыйм, мине Үзеңнең Мәгъфирәтеңә ирештер. Һәм быел нинди генә гамәлләр кылсам да – Син разый булганннарны да, әҗер-саваплар вәгъдә ителгәннәрне дә - я Раббым, я Кәрим, аларны кабул итче һәм Үзеңнән өметемне өзмәче, я Әкрам. Рәсүлебез Мөхәммәдкә, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын”.

Алга таба бүген кояш баеганнан соң һәм иртәгә ахшам намазына кадәрле алдагы дога укыла:

اللّٰهُمَّ اَنْتَ الْاَبَدِيُّ الْقَدٖيمُ وَهٰذِهِ سَنَةٌ جَدٖيدَةٌ اَسْاَلُكَ فٖيهٰا الْعِصْمَةَ مِنَ الشَّيْطٰانِ وَاَوْلِيٰائِهِ، وَالْعَوْنَ عَلٰى هٰذِهِ النَّفْسِ الْاَمّٰارَةِ بِالسّٝوءِ، وَالْاِشْتِغٰالَ بِمٰا يُقَرِّبُنٖي اِلَيْكَ يٰا كَرٖيمُ

“Я Аллаһ! Син – Мәңге, һәм Синең бөек рәхмәтең һәм чиксез юмартлыгың белән яңа ел керде. Мине быел Шайтаннан һәм аның ялчыларыннан якла, золымга этәргән нәфескә каршы көрәштә ярдәмеңнән калдырма. Сиңа якынайта торган гамәлләр кылырга мөмкинлек бир”.

Бу ике дога да өчәр тапкыр укыла.

Кылган догалар кабул булсын!

Мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев