Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Гадәтләнү чире

Адәм балаларына хас булган рухи авырулар арасында “Нигъмәтләргә гадәтләнү чире” дигәне дә бар. Аның асылы үзеңдә булган бик кирәкле, әһәмиятле нәрсәләрнең кадерен аңлап бетермичә, шулар өчен шөкер итмәүдә. Нигъмәтләргә гадәтләнүнең берничә мисалын карап үтик.

• Бүген кеше сәламәтлекнең нинди зур нигъмәт булуын онытып, шуңа шөкер итми, саулыкны тиешле бер нәрсә дип уйлап, тормыштагы хәтта кечкенә проблемаларга да зур игътибар биреп, шулар аркасында борчыла, төшенкелеккә бирелә. Ә авырып киткәч, шул көндәлек мәшәкатьләр, эштәге проблемалар борчылыр өчен әллә ни җитди сәбәп булмаганын аңлый. Дөрестән дә, сәламәт булсаң, эшләп тә була, төрле проблемаларны хәл итү юлларын да табарга мөмкин, ләкин Аллаһы Тәгалә биргән саулыкка рәхмәтле булып яшәргә кирәклеген онытмаска гына кирәк.

• Өйләребезгә кайтуга, без гаилә әһелләребезне иминлектә, тынычлыкта, сәламәт хәлдә күрергә гадәтләнгән, әмма моның шулай булганы өчен Аллаһка рәхмәт белдерәбезме соң? Ә бит уйлап карасаң, якыннарыбызның саулыгы, иминлеге дә – Аллаһ Раббыбыз биргән бик олы нигъмәт, тик без моңа гадәтләнеп, бу шулай булырга ТИЕШ дип уйлап, шушы бик зур нигъмәт өчен шөкер итмибез...

• Тышта 25-30 градус салкын булган чакта, җылы өйдә кура җиләге кайнатмасы (яки башка тәмле әйбер) белән кайнар чәй эчеп утырганда, күпләр бу хәлне гадәти бер нәрсә буларак кабул итә. Чынлыкта исә бу бит Аллаһның бер олы нигъмәте. Шулай ук бик эссе көнне өеңә кайтып коенып алу, “суынып” ял итү мөмкинлеге дә Аллаһның олуг рәхмәте бит ул. Ә шөкер итәбезме?

• Без көн саен диярлек кибетләргә кереп үзебезгә кирәкле әйберләрне, ризыкны сатып алабыз, әмма... шушы мөмкинлекне биргән Аллаһы Тәгаләгә шөкер хисләребезне юлламыйбыз. Дөрестән дә, эшкә бара алуыбыз, хезмәт хакы вакытында бирелүе, кибетләрдә ризык һәм башка кирәкле нәрсәләр булуы да Аллаһның олуг Рәхмәте бит ул! Ә бит кайдадыр сугыш бару сәбәпле безнең кебек кешеләр гади икмәк белән суга да кытлык кичерә... Ләкин без бөтен җирдә дә тормыш шулай тыныч һәм җайлы бара дип уйлыйбыз һәм үзебезнең “имин” хәлебезгә гадәтләнеп бетеп, тиешенчә шөкер итмибез...

• Иртән сәламәт, имин хәлдә уянып, көннең тыныч башлануын күпләр гадәти, “нормаль” хәл буларак кабул итә, һәм “фарыз булган иртәнге намазны да укыймыйча” дип әйтмибез инде – Аллаһка хәтта элементар “рәхмәт Раббым!” дип тә әйтмичә, үз дөньясына чыгып йөгерә...

Кызганыч, әмма еш кына без безгә ярдәм иткән, ниндидер яхшылык эшләгән кешегә рәхмәт әйтәбез, ә безне юктан бар кылып бик күп нигъмәтләре белән нигъмәтләндергән Аллаһны уйламыйбыз. Мәсәлән, күзлек яздырган табибка рәхмәтебезне җиткерәбез, ә күзләрне биргән Аллаһка – юк... Ризык әзерләгән әнигә, хатынга рәхмәт әйтәбез, ә шул ризыкларны булдыру мөмкинлеген бирүче Аллаһка – юк...

... Кемдер, бәлки: “Шөкер итү ничек була соң ул?” – дип сорар. Шөкер итү, ягъни Аллаһка рәхмәт белдерү өч төрле була:

1. Күңел белән шөкер итү.

Инде билгеләп үтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә безгә бик күп нигъмәтләрен бүләк итеп бирә (сәламәтлек, сәләт, әти-әни, туганнар, һава, су, ризык, җирдә яшәрлек табигать шартлары һ.б.). Беренчедән, бу нигъмәтләрне нәкъ менә Аллаһ биргәненә ихлас ышанырга кирәк. Моңа ышанган мөселман үз Раббысына рәхмәтле булып, бу нигъмәтләрне Ул биргәнен онытмас һәм күңеленнән гел шөкер итәр. Ә нигъмәткә шөкер итү нигъмәтне арттырыр гына. Моның турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Әгәр сез биргән нигъмәтләремә шөкер итсәгез, Мин ул нигъмәтләрне арттырырмын” («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять).

2. Тел белән шөкер итү.

Һәр нигъмәтнең Аллаһтан килгәнен кабул итеп, тел белән шөкер әйтү тиешледер. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бер хәдисендә болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә кешегә бер нигъмәт бирсә һәм ул “Әлхәмдү лилләһ” дисә, бу нигъмәтнең шөкерен үтәгән булыр”. Кеше шөкер кылса, Аллаһ аның күңеленә канәгатьлек, ягъни үз хәленнән риза булу хисен, тормышына рәхәтлек һәм тынычлык бирер. Шөкер кылмаучылар күпме баесалар да, күңелләре борчылудан, ә телләре зарланудан котылмас. Чөнки шөкерсез малның һәм шөкерсез гомернең бәрәкәте булмас.

3. Тән белән шөкер итү.

Тән белән шөкер итү ул – Аллаһка гыйбадәт кылу (мәсәлән, намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек гамәлләр). Тән белән шөкер итүчеләрне Аллаһы Тәгалә ярата. Намаз укыган, ураза тоткан, мәчеткә йөри торган һәм тән белән башкарыла торган башка гамәл-гыйбадәтләрне үтәүче кеше Аллаһка ихлас шөкер итүче була.

Шулай итеп, Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белеп, “гадәтләнү” чиреннән “дәваланып”, шөкер итүчеләрдән булып яшәсәк иде. Шулай булса, Коръәндә вәгъдә ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә Үз нигъмәтләрен арттырыр, күңелебез тыныч, тормышыбыз имин, барча эш-гамәлләребез уңышлы, бәрәкәтле булыр, ин шәә Аллаһ.

Ришат хәзрәт Курамшин

 Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев