Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Дини бәйге

Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Сезгә Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Менә сезнең өчен кечкенә генә викторина оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде. Олимпиадада 15 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Сорауларның 90 процентына дөрес һәм тулы җавап биргән кеше җиңүче дип табыла һәм төп призга...

Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Сезгә Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Менә сезнең өчен кечкенә генә викторина оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде.
Олимпиадада 15 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Сорауларның 90 процентына дөрес һәм тулы җавап биргән кеше җиңүче дип табыла һәм төп призга лаеклы була. Шуны да исегездән чыгармагыз: ислам динендә ялганлау зур гөнаһлардан санала. Сорауларга җавапларны хат белән 423884, Тукай районы Малтабар авылы, Октябрьская урамы, 12а. Мухтасибату Тукаевского района адресына җибәрергә кирәк. Шулай ук электрон адреска җибәрергә мөмкин (mukhtasib@mail.ru яки mukhtasib@gmail.com). Хат белән бергә үзегезнең төгәл адресыгыз һәм телефоныгызны да җибәрүегезне сорыйбыз, чөнки хат килеп адресы булмаса, без сезне таба алмаска мөмкинбез һәм алдагы турга үтү-үтмәвегез турында сезгә хәбәр итә алмавыбыз ихтимал. Сезгә уңышлар юлдаш булсын.

1. «Ислам» сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз.

2. Нәрсә ул «Иман»?

3. Иман нигезләрен санап чыгыгыз.

4. Ислам диненең 5 баганасын языгыз.

5. «Ширек» нәрсә ул?

6. Без Аллаһны күрә алабызмы?

7. Гамәл кылу иманның нигезләренә керәме?

8. «Аят әл-Көрси» кайсы сүрәдә?

9. Аллаһ Тәгаләнең 10 исемен языгыз.

10. Аллаһ дөньяга һәм андагы җан ияләренә мохтаҗмы?

11. Кем ул «мөселман»?

12. Мөселманның сыйфатларын санап китегез.

13. Мөселманнарның кыйбласы булган изге бина - ...

14. «Ихласлык» нәрсә ул?

15. «Әлхәмдү лилЛәһи» ничек тәрҗемә ителә?

16. Аллаһның «әр-Рахим» дигән исеменә аңлатма бирегез.

17. «Фарыз» - нәрсәне аңлата?

18. «Сөннәт» нәрсә ул?

19. «Вуду» дигән сүз нәрсәне аңлата?

20. Намазда иң еш укыла торган сүрә нинди?

21. Рамазан уразасыннан кала нинди уразалар фарыз?

22. Тәһәрәтсез Коръәнне яттан уку рөхсәт ителәме?

23. Тәһәрәтсез намаз уку дөресме?

24. Пәйгамбәребез әйткән: «... - җәннәтнең ачкычы!» (Күп нокталар урынына дөрес сүзне языгыз).

25. Сәҗдә кылганда тәннең кайсы урыннары идәнгә (җиргә) тияргә тиеш?

26. «Аллаһ һәр кимчелектән пакь» дигән җөмлә гәрәпчә ничек була?

27. «Зикер» нәрсә ул?

28. اللَّهُ مُحَمَّد الإِسْلامُ - бу сүзләр татарча ничек укыла?

29. Фәрештәләр - кемнәр алар?

30. Кайбер фәрештәләрнең исемнәрен языгыз.

31. «Әл Гыймран» кемнәр алар?

32. Шайтан мөселманның дустымы яки дошманымы? Ни өчен?

33. Аллаһ Тәгалә кешеләрне һәм җеннәрне нинди максат белән халык кылды?

34. Нинди кешеләргә намаз уку фарыз (мәҗбүри) түгел?

35. Коръәндә «әл-Исра» сүрәсендәге аятнең мәгънәсе: «Әгәр дә аларның берсе яки икесе дә олы яшькә җитсәләр (картлыкка ирешсәләр), аларга «Уф» - дип тә әйтмә! Аларга кычкырма, ә киресенчә, хөрмәт белән түбәнчелекле хәлдә сөйләш». Әлеге аяттә кемнәр турында сүз бара?

36. Кәгъбәдән ерак түгел кемнең аяк эзләре сакланган? Ул урын ничек атала?

37. Нугман ибн Сәбит кем ул?

38. Тәмуг өстендәге кыямәт көнне һәркем үтәргә тиешле күпер ничек атала?

39. Гәйсә кем ул?

40. Ясриб нинди шәһәр?

41. Муса пәйгамбәргә иңдерелгән китап ничек атала?

42. Нәрсә ул «Зәкәт»?

43. Мөселманнар кайсы шәһәргә барып «Хаҗ» гамәлен кылалар?

44. «Тәкъдир» нәрсә ул?

45. Мөхәммәд пәйгамбәребез әйткән: «Җәннәт - ... аяк астында!» (Күп нокталар урынына дөрес сүзне языгыз).

46. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең исемен искә алганда нинди дога кылабыз?

47. Мөселман кешесе нәрсәне эзләп Кытайга да барыр иде?

48. «Коръән Хафиз» дип кемне атыйлар?

49. Кешене үтерү Исламда зур ...! (Күп нокталар урынына дөрес сүзне языгыз).

50. Нинди татар ислам галимнәрен беләсез? (Кимендә 5 язарга).

Тагын бер тапкыр уңышлар теләп калабыз. Белешмәләр һәм сораулар өчен телефоннар: 8-927-040-80-02; 8-906-333-73-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини бәйге