Альбина Фазлыева: «Рәхәт чакта да, авырлык килгәндә дә Әлхәмдүлилләһ диегез»
Үзенең милли күлмәкләр брендын булдырган танылган блогер Альбина Фазлыева социаль челтәрендә безне уйланырга чакыручы, яхшылыкка өндәүче язмаларын куя. Сезгә бүген тәкъдим иткән нәсыйхәт тә күңелләрегезгә тынычлык иңдерер, авырлык килгәндә җиңеп чыгарга ярдәм итәр.
Әти безгә үскәндә дә, хәзер дә гел әйтә: рәхәт чакта да, авырлык килгәндә дә гел ӘлхәмдулилЛях дип әйтегез ди. Чыннан да, күңел тыныч булмаганда, сабырлык җитмәгәндә бу сүзне гел кабатлап йөрүнең файдасы бик зур. АлхамдулиЛях – шөкер итү сүзе. Бу сүзне гел кабатлау депрессиядан, стресстан коткара. Аллаһның ризалыгын, бәрәкәтен бирә. Күңелне нәфес чирләреннән чистарта.
Юкка гына иманның яртысы сабырлык, яртысы шөкер диелмәгән. Алар бергә килә икән, монда хикмәт бар. Уйлап карыйк: Аллаһның бер сыйфаты Әс Сабур – Аллаһ сабыр дигәнне аңлата. Дөньяда күпме кеше иртә-кичен бертуктаусыз начарлык, бозыклык эшли. Аллаһ шуларны күрә торып та сабыр итә, шундук җәза бирми бит. Аларга төзәлү өчен, туры юлга басу өчен вакыт бирә. Ә без кечкенә генә бер гаделсезлек өчен дә кешене күрәалмыйбыз, тизрәк җәза бирергә телибез: сүзебез белән, каргышыбыз белән, җавап итеп начарлык эшләргә ашыгабыз. Ә бу кеше өчен Аллаһтан хидаят, тәүфыйк сораганыбыз бармы?
Бер ананың улы булган. Ул дөньяда нинди әшәкелек бар, бөтенесен дә эшләгән. Вакыт узган, ана улын каргамаган, догадан калдырмаган. “Улыма туры юлны күрсәт, аның йөрер юлларын иман нуры белән яктырт дип дога кылган”. Иң әшәке эшләр эшләгән баласына да Аллаһ ярдәм итә ала дигән өметен югалтмаган. Күпмедер вакыттан соң бу малай беләсезме кем була? Дин өлкәсендә бик гыйлемле, мактаулы кеше булып китә ул.
Бу вакыйганы ишеткәч мин дә үземә әйттем: нинди генә вакытта да Аллаһ рәхмәтенә ышануны киметмәскә, балаларга һәрчак догада булырга, сабырлык күрсәтергә кирәк икән. Сынаулар һәр кешегә килә. Һәрберебез төрлечә сынала: кемдер гаиләдә, кемдер балалар белән, кемдер акча белән, кемдер сәламәтлек белән... Бөтен кешегә дә бу вакытта авыр. Шушы вакытта, безнең өчен иң файдалы әйбер бер генә: Аллаһның ЯРАТУЧЫ, ШӘФКАТЬЛЕ, ЯРДӘМ ИТҮЧЕ икәнен онытмау. Аның белән элемтәне ныгыту. Бу сынауларның Аның рөхсәте белән килүен аңлау. Аллаһ миңа нәрсә әйтергә тели, ничек үзгәрүемне тели? Миңа нинди дәрес бирә?- сынау вакытында, сабыр иткәндә үзеңә менә бу сорауларны бирү булыша. Һәм әлбәттә дога: “Раббыбыз Аллаһ. Без синең көчсез бәндәләрең. Безгә авырлыкларны узарга көч, җиңеллек бир. Үз ярдәмеңне ташлама. Бу сынау тормышыма юкка килмәде. Син аның аша мине нәрсәгә өйрәтәсең? Ярдәм ит миңа аңларга, авыр хәлләрдән чыгу юлын табарга, бу дәресеңне Син риза булырлык итеп узарга. Әмин”
Альбина Фазлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев