Бу дөньяда иң авыр сынау
Дин вә мәгыйшәт

Бу дөньяда иң авыр сынау

Бу дөнья тормышында Адәм баласына төрле сынаулар аша узарга туры килә. “Авыр сынау” дигәндә күпләр авыруларны, мохтаҗлыкны, якын кешеңне югалтуны күз алдына китерә. Әмма чынлыкта бу алай түгел икән.

Бу дөньяда иң авыр сынау

 Моны аңлатучы бер риваятьтә болай диелә:

...Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Аллаһка мөрәҗәгать итеп сорады: “Йә Раббым, кешегә бирелә торган сынауларның иң авыры кайсысы?”. Аллаһы Тәгалә аңа: “Байлык һәм муллык”, – дип җавап биргән.

Шунда пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Кешегә бирелә торган нигъмәтләрең, аның мөлкәте ул сынаумыни? Аны бит фәкыйрьлек күбрәк куркыта?” – дип гәҗәпләнеп сорагач, Аллаһ Сүбехәнәһү үә Тәгәлә әйтте: “Фәкыйрьлекне кеше сабырлык белән кичерә, һәм шул хәлдә Мин аңа Үзем ярдәм итәм. Ләкин Мин кешегә байлык, сәламәтлек һәм дәрәҗә (хакимлек) бирсәм, ул шушы нигъмәтләр аңа каян килгәнен оныта һәм үзен үз язмышының хуҗасы итеп тоеп, масая башлый”.

Шуннан соң Аллаһның илчесе: “Бу сынауны ничек лаеклы узарга соң?” – дип сорады. Аллаһ Раббүл Гыйззә әйтте: “Нигъмәтләрең касәсе тулып торганда, Миңа рәхмәтеңне белдереп, шөкер ит, мохтаҗлыкта булган кеше белән бүлеш, һәм вакытлыча бирелгән нәрсәләрнең хуҗасы син түгел, ә сиңа боларны әманәт итеп тапшырган Бөек Кодрәт иясе - Раббыбыз Аллаһы Тәгалә булуын онытма...”.

Ислам галимнәре аңлатканча, иманлы кешегә яный торган иң куркыныч нәрсә ул юклык-мохтаҗлык түгел, ә иманны юк итүгә сәбәп булырга мөмкин дөнья малының күплеге. Кызганычка, хәзер үзен иманлы дип белдергән кешеләр арасында байлыкка, гомумән, дөньяви максатларга ирешәм дип кеше хакына керүне, үз намусына каршы килүне, хәтта ислам дине приңципларын бозуны әллә ни зур гөнаһка санамаучылар да бар. Бу - аларның сынавы, аларның сайлавы, аларның тормыш китабына язылып, Кыямәт көнендә үзләренә күрсәтеләчәк гамәлләре...

Шулай итеп, фәкыйрьлек һәм авыру кебек кыенлыклар пакьләп, мөэминне сабырлыкка сынаса, байлык һәм эштә уңышка ирешү гадәттә кешенең рухи чыдамлыгын тикшерү өчен бирелә. Шушы авыр сынау аша да имин үтеп, Аллаһ ризалыгына ирешергә насыйп булсын.

Ришат хәзрәт Курамшин


Нет комментариев