Хуҗида Кече авыл бәйрәме узды
Теләнче-Тамак авыл җирлегенә керүче Хуҗи авылында «Күрше-фест «Бердәмлек»» фестивале кысаларында Кече авыл бәйрәме оештырылды. Әлеге бәйрәм авыл халкын һәм кунакларны бергә җыйды.
Чараны Сөмбел Зарипова бик җанлы һәм күңелле итеп алып барды. Бәйрәмнең музыкаль өлешен танылган артистлар Гөлдания Хәйруллина, Ринас Әхмәтов һәм Казаннан махсус чакырылган кунак Зиннур Сафиуллин бизәде. Аларның башкаруындагы матур җырлар тамашачыларда зур соклану уятты.
Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә төрле уеннарда актив катнашты. Аеруча ике кеше бер пар чаңгыга басып алга барырга тиешле парлы ярыш халыкка бик ошады һәм күп уңай хис-чыгышлар калдырды.
Фото: Теләнче-Тамак авылының мәдәният йорты (ВК)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев