Күзкәйдә күренекле авылдашларны искә алдылар
Тукай районы оешуның 50 еллык юбилее уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә кысаларында «Районыбызның күренекле кешеләре» китабына күзәтү узды. Чарада катнашучылар туган ягыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән авылдашларыбызның хезмәт уңышларын һәм үрнәк алырлык тормыш юлларын барладылар.
«Бүгенге көндә Тукай районы үзенең якты тарихы һәм хезмәт сөюче халкы белән горурлана ала. Истәлекле дата уңаеннан ачылган күргәзмә янында узган әңгәмә нәкъ менә шундый олы шәхесләрне данлауга багышланды. Чарада катнашучылар «Районыбызның күренекле кешеләре» китабы битләре аша үткәнгә сәяхәт кылдылар.
Очрашу барышында авылдашларыбызның фидакарь хезмәте, төрле өлкәләрдә ирешкән зур уңышлары һәм район тарихында калдырган тирән эзләре турында җылы истәлекләр яңартылды. Бу китап — яшь буын өчен чын мәгънәсендә тормыш һәм хезмәт дәреслеге булып тора», – дип язалар безгә Күзкәй авылыннан.
Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ВК)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев