Круглое Поле мәктәбе укучылары беренче хезмәт хакларын алачак
Круглое Поле поселогы урта мәктәбе өлкән сыйныф укучылары мәшгульлек үзәге аша рәсми рәвештә эшкә урнашты. Җәйге каникуллар вакытында егетләр һәм кызлар мәктәп яны участогын төзекләндерү белән шөгыльләнә һәм беренче рәсми эш тәҗрибәсен туплый.
Җәй — ял итү генә түгел, ә беренче хезмәт тәҗрибәсе алу өчен дә менә дигән нәтиҗәле вакыт. Круглое Поле мәктәбе укучылары моны үз үрнәкләрендә исбатлый. Саф һавада сыйныфташлары белән бергә эшләү аларда хезмәт сөючәнлек һәм командада эшли белү кебек сыйфатлар тәрбияли.
Нәни хезмәткәрләр көн саен мәктәп территориясен тәрбияли: чәчәк түтәлләрен карыйлар, үсемлекләргә су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар, мәктәп ишегалдында чисталык саклыйлар.
Фото: Круглое Поле мәктәбенең ВК төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев