Яңа поселогында балалар өчен уеннар фестивале оештырылды
Яңа поселогының Мәхәббәт паркында Халыкара дуслык көне алдыннан узган чара яшь буынга онытылып баручы хәрәкәтле уеннарны искә төшерергә ярдәм итте. 24 июль көнне «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында оештырылган әлеге бәйрәмдә Яңа поселогы һәм Калмаш авылы китапханәчеләре балалар өчен чын уеннар марафоны уздырды.
Бәйрәмне сүз белән түгел, ә эш белән билгеләп үтәргә карар кылдык. Балачакның иң күңелле сәгатьләрен, вакытны бөтенләй сизмәсенчә, караңгы төшкәнче урамда йөгерүне кем хәтерләми икән.
Фестиваль программасында безнең балачакның иң популяр уеннары урын алды: Классиклар һәм "вышибалы" — җитезлекне сынады; йөзек салыш һәм фантлар — барысын да күңелләндерде; өстәл уеннары һәм скакалкада сикерү — иң сабырларны да җәлеп итте; чәчәкләр турында викторина — бераз ял итеп алу һәм белемнәрне тикшерү өчен файдалы булды.
Уеннар арасында балалар башка илләрдә дуслык традицияләренең нинди булуы турында белделәр һәм үзләренең тугры дуслары хакында кызыклы тарихлар сөйләделәр.
Гаджетларга караганда, саф һавада дуслар белән уйнау күпкә кызыклырак булуын аңлау көннең төп ачышы булды. Шушындый искиткеч традицияләрне яңарта алуыбызга бик шатбыз. Килегез, бергә уйныйбыз.
Яңа поселогы һәм Калмаш авылы китапханәчеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев