Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Бикләндә өлкәннәр очрашуы узды

Биклән авылы мәдәният йортында «Тарихыбызга кайту, үткәннәрне искә алу» исемендәге җылы очрашу кичәсе оештырылды. Авыл тормышының үткәнен һәм бүгенгесен бәйләүче бу чарага биредә гомер итүче хөрмәтле өлкәннәр, ветеран укытучылар һәм дин әһелләре җыелды.

Кичәне авыл имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт Коръән уку белән башлап җибәрде. Шуннан соң мул сыйлы табын артында утыручы кунакларны авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев сәламләде. Ул бирегә килгән һәрбер өлкәнгә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларның авыл тарихындагы бәяләп бетергесез ролен ассызыклады.

Очрашуга килгән хөрмәтле кунаклар арасында гомер буе бергә тату яшәгән матур парлар — Нәкыя һәм Рафис Нурмөхәммәтовлар, Маһира һәм Рәвгать Салиховлар бар иде. Шулай ук авылның үрнәк өлкәннәре Саимә Ашрапова, Барый Җиһангиров, Наилә Никитина, Мөнәвир Юнысов, Нәсимә Фәйзуллина, Нәсимә һәм Саимә Гыйльмановалар, Фирия Гарипова, Рәхил һәм Фәния Мөхәммәтшиналар, Әнисә абыстай да әлеге чараның түрендә булдылар. Яшь буынга үрнәк булып торучы ветеран укытучылар Барый Абдуллин, Рәисә Хөсәенова һәм Нурия Хөснетдинова да очрашуның кадерле кунаклары иде.

Кичә барышында һәрбер кунакка сүз бирелде. Әңгәмәләр матур җырлар белән үрелеп барды, һәркем үзенең күңел төпкелендә сакланган кадерле хатирәләрен яңартты, яшьлек елларына кайтып килде.

Бу очрашу аеруча җылы мохиттә узды. Сагынып көтеп алынган әлеге чарада бар гомерен мәдәният хезмәтенә багышлаган авылдашыбыз — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рузалия Гәрәева эшләгән еллардагы кебек һәр кунакка зур хөрмәт һәм игътибар күрсәтелде. Тарихка кагылырга, бергәләп сөйләшеп утырырга сусаган өлкәннәр җылы хисләр белән, алга таба да шулай ешрак очрашырга теләп өйләренә таралыштылар.

Рәзинә Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев