Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

«Балкыш» лагеренда «Миссис Казан 2025» Адилә Закирова белән очрашу узды

«Балкыш» лагеренда чын бәйрәм атмосферасы булды: ял итүчеләр янына Адилә Закирова килде. «Миссис Казан 2025» һәм 2025 елның иң яхшы инфлюенсеры дигән титуллар иясе, танылган блогер Адилә Закирова очрашуга килүчеләрне үз хыяллары артыннан барырга рухландырды.

Кичә барышында кызлар спикерны зур кызыксыну белән тыңладылар. Үз-үзеңне ярату, башкалар фикеренә бәйле булмау һәм хаталардан курыкмау турында барды. Кичә бик җылы, эчкерсез һәм эчтәлекле узды.

Аеруча сорау-җавап өлеше җанлы үтте. Лагерь кызлары кыюлык күрсәтеп, бик тирән сораулар бирделәр. Бу темаларның һәрбер кызның күңеленә үтеп керүе ачык сизелде.

Очрашу ахырында кызлар Адиләгә зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм алган киңәшләрнең киләчәктә зур этәргеч булачагын билгеләп үттеләр.

Фотолар: Диана Гатауллинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев