Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Бакча серләре

Тузганак тамырының файдасы

Күпләрнең үзәгенә үткән, ишегалларында бетерә алмый иза чиккән тузганакның файдалы үзлекләре бихисап. Берәүләр чәчәгеннән бал ясаса, икенчеләр тамырыннан шифа эзли.

Тузганакның тамыры бигрәк тә файдалы санала. Ул канны чистартырга ярдәм итә, азканлылыкны кисәтә, бавыр авыруларыннан соң организмны ныгыта. Моннан тыш, бөер өсте бизләренең эшчәнлеген яхшырта, үт куыгында ташлар барлыкка килү куркынычын киметә. Тамырындагы әче матдәләр үт бүленеп чыгуын көчәйтә, ашказаны согы эшләнешенә уңай тәэсир итә һәм ашкайнатуны җайга сала. Шуның нәтиҗәсендә азык эчәкләр аша тизрәк үтә, ә организмда черү-әчү процесслары кими.

Дәвалау өчен гадәттә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган тузганак тамыры салып төнәтәләр. Әзер төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә, ашар алдыннан ярты сәгать кала, чирек стакан күләмендә эчәргә киңәш ителә.

Тузганак тамырыннан ясалган “каһвә” дә бик файдалы санала. Моның өчен киптерелгән тамырларны майсыз табада көрәнләнгәнче кыздыралар, аннары кофетарткычта он сыман хәлгә китерәләр һәм гадәти каһвә кебек пешерәләр. Бу эчемлек матдәләр алмашын яхшырта, кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә. Шуңа күрә ул атеросклероз һәм шикәр чире белән интегүчеләр өчен аеруча файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев