Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бакча серләре

Редиска су һәм туклыклы матдәләр сибәргә онытмагыз

Редисны туфрак өлгерүгә үк – май уртасына кадәр утыртыгыз. Икенче тапкыр уңыш алырга теләсәгез, июль ахыры-август башында.

Редис өскә таба үсә үсеп, ә тамыры үсмичә торса, яктылык җитми дигән сүз.

Орлыкны артык тирән дә утыртмагыз, җиңелчә туфракта – 2-2,5 см, авыр туфракта 1-1,5 см тирәнлектә утыртылырга тиеш.

Редисның су яратуын да онытмагыз. Кичкә таба 1 кв метр мәйданга 10-15 литр су кирәк.

Икенче яфрагы чыккач яки утыртып 10-11 көн узгач, редиска туклыклы матдәләр һәм дым кирәк. Органика күп булса, редис авырый башлый, тирес белән черемәне бу түтәлгә көздән кертеп калдырырга кирәк. 

Шулай ук азотлы ашлама да кирәкми. Туфрак бик начар булса гына, азот кертергә ярый. Тик дозировкасын үлчәп кенә эшләгез, юкса редис вак булыр.

Редиска калий белән фосфор кирәк. Алар редис уңышын арттыра. Беренче тапкыр нәкъ менә калий белән фосфор сибәләр.

Редисның вегетация чоры бик кыска, шуңа күрә башка ашлама кертергә дә кирәк булмас.

Бакчачылар калий монофосфатын 10 литр суга 7 грамм сала. 

Редис яфраклары начар үссә, калий селитрасы сибәләр (10 литр суга 15 грамм).

Туфрак селтеле булмаса, көл төнәтмәсе кертергә була (10 литр суга 100-150 грамм).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев