Кыяр үсентеләрен теплицага кайчан күчерергә?
Безнең якларда теплицасыз яшелчә үстерүчеләр аз, чөнки һава торышы еш үзгәреп тора. Теплицада исә яшелчәләр иртәрәк өлгерә, уңышны югалту куркынычы да кими.

Кыярны теплицага кайчан утыртырга?
Өйдә үстерелгән кыяр үсентеләрен гадәттә май урталарында теплицага чыгарып утырта башлыйлар. Әмма монда календарьга гына карап эш итмәү мөһим — иң беренче чиратта температураны күзәтергә кирәк. Төнлә туфрак +16 °C тан түбән төшмәскә, ә көндез якынча +18 °C булуы яхшы. Ләкин артык кызу һава үсентеләргә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә теплицаны даими җилләтеп тору мөһим эшләрнең берсе булып санала.

Үсентеләрне теплицага күчереп утырту өчен алар җитәрлек дәрәҗәдә нык булырга тиеш. Гадәттә, бу вакытта үсентеләр 13–15 көнлек, сабаклары 10–20 см чамасы, 2–3 чын яфрагы формалашкан була.
Теплицага чыгарып утыртырга бер атна кала үсемлекләрне чыныктырырга кирәк. Көн саен 2–3 сәгатькә саф һавага чыгару үсентеләрне ныгыта һәм яңа шартларга тизрәк ияләшергә ярдәм итә.

Орлыкларны турыдан-туры теплицага да чәчәргә мөмкин. Кайбер орлыкларны өстәмә эшкәртү һәм чылату таләп ителми. Бу хакта аның тышлыгына да язылган була. Ә гади орлыкларны алдан зарарсызландыру файдалы: аларны 15–20 минут марганцовка эремәсендә яки 10–12 сәгать 3% водород перекисе эремәсендә тоталар.
Теплицада кыяр утырту тәртибе
Кыярларны 30 см ара калдырып утырту киңәш ителә, ә рәтләр арасын 50–60 см итеп саклау яхшы.

7–10 см тирәнлектәге чокырларга дымлы туфрак салына, теләсәгез аз гына көл дә өстәргә мөмкин. Үсентеләрне күчергәндә аларны тамырдагы туфраклары белән бергә сак кына утырту кирәк.
.png)
Орлык чәчкәндә аларны артык тирән күммәү мөһим. Бер чокырга 2–3 орлык салу киңәш ителә, чөнки аларның кайберләре тишелми калырга мөмкин.
Алдан ук терәкләр урнаштыру да отышлы. Кыярны вертикаль итеп үстерү уңайлы: урын экономияләнә, җимешләр җиргә ятмый һәм черү куркынычы кими.
Теплицада кыярны карау
Утырту алдыннан туфракны марганцовка эремәсе яки 70–80 °C кайнар су белән зарарсызландырырга киңәш ителә. Кыярга йомшак һәм туклыклы туфрак кирәк, шуңа күрә аны ел саен яңарту һәм органик ашламалар кертү файдалы.
.png)
Һава һәм туфрак дымлылыгы 75–80% тирәсендә булса, бу кыяр өчен иң уңай шарт санала. Суны бары тик җылы килеш, турыдан-туры тамырга гына сибәләр. Теплицаны даими җилләтү исә авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев