Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Бакча серләре

Балконда — черри помидорлары

Өйдә генә тәмле һәм хуш исле черри помидорлары үстерү — үзе бер рәхәтлек. Моның өчен эшне яздан ук башларга, ягъни үсентеләрне (рассада) алдан утыртырга кирәк.

Үстерү серләре:

  • Савыт сайлау: 5 литрлы пластик шешәләр моның өчен бик уңайлы. Аларны яхшылап юып, үсентеләрне шунда күчереп утыртыгыз. Исегездә тотыгыз: бер шешәгә — бер төп помидор.
  • Туфрак: Иң яхшысы — кибеттән алынган махсус туфрак. Анда помидор үсү өчен кирәкле барлык элементлар тупланган.
  • Сортлар: Балкон өчен «Москвич» яки «Пиноккио» сортлары бик туры килә. «Пиноккио» сорты тәбәнәк булса да, бер төбеннән бик күп уңыш җыярга мөмкин. (Әгәр теплицагыз булса, анда эре һәм баллы «Бабушкин секрет» сортын утыртып карагыз).
  • Тәрбия: Помидорларга химик ашламалар сипмәвегез хәерле. Аларга бары тик бераз торган, җылымса су гына кирәк.

Үзең үстергән помидорларның тәме һәрвакыт үзенчәлекле була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев