Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Язмыш сынауларына бирешмичә

Әйе... Язмыш аны нәни чагында ук туган җиреннән аерган. 17 яшендә умыртка сөяген сындырып сынаган. Бу тыйнак кызга гаҗәеп талант биреп тә, җаваплы вазифалар йөкләп тә сынап караган язмыш. Әмма күңеленә салынган кешелеклелеккә, җыр-моңга мәхәббәтенә гомере буена тугры кала Разия Гайнуллина.

Күп еллар буе җырлаган, байтак шәкертләр тәрбияләгән Разия Мәрдегалим кызына февраль аенда 70 яшь тулды. Аның бу гомер бәйрәмен «Энергетик» мәдәният сараенда зурлап билгеләп үттеләр. Мондый кичәләрне һәрвакыттагыча җаннарны тетрәндерерлек итеп Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Бу юлы да җаваплы эш Гөлзада ханымга йөкләнгән иде. Юбилярны котларга Разия апаның туган ягы Норлаттан зур делегация килгән. Алар бик күп күчтәнәчләр дә, музыкаль бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Шәһәребезнең мәдәният бүлеге башлыгы Эльвира Ногманованың котлавы юбилярның күңеленә май булып яткандыр. Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе вәкиленең тәбрикләвен дә тамашачы көчле алкышлар белән кабул итте. Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Разия апа үзе башкарган «Әй язмыш, язмыш», «Сабырлык бир, Ходам!», «Әнкәм кабере янында» җырларын тыңлаганда байтак тамашачыларның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Ул башкарган һәр җырдан соң сәхнәгә гөлләмәләр тоткан тамашачылар юбилярны котларга агылдылар. Педагогның укучылары да сынатмадылар. Нияз Хәмәтшин, Резедә Алмакаева, Резедә Әмирова, Тимербай Тимербулатовларның җырлавын халык бик ошатты. Казан кунагы Илсур Сафин да Разия апага берничә җырын бүләк итте. Ә «Замана» ансамбле башкарган «Заман җилләре» җырының сүзләре кичәгә бик тә туры килә иде. Ике сәгатьтән артык барган «Язмышыма үпкәм юк» кичәсе күпләр хәтерендә мәңге сакланыр.

Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев