Яшәлгән гомер һич үкенерлек түгел
Боерган авылында үткән халык җыенында район башлыгы Васил Хаҗиев, гомере буена туган җиренә, туган халкына хезмәт итеп яшәгән алдынгы механизатор Гаяз Ильяс улы Гәрәевка Рәхмәт хаты тапшырды.
Матур язмышлы кешеләрнең гомер юлына игътибар иткәндә, аларда алга омтылыш көчле булуы ачык күренә. Шушы яшәү яме аларга ирешкән уңышларында тукталып калмаска дәрт бирә, халык арасында абруйлы, ышанычлы итә, әйдәүчегә әверелдерә.
1957 елда элеккеге Минзәлә районы Чебенле авылында дөньяга килгән Гаяз Гәрәев та һәрвакыт алга омтылып, намуслы яшәве белән авылдашларының һәм райондашларының ихтирамын яулаган кеше. Гаяз Ильяс улы армия сафларында хезмәт итеп кайткач, «Кама» колхозына тракторчы булып эшкә урнаша һәм, уңга-сулга каерылмыйча, гомере буе тракторда эшли. Гаяз Ильясовичның 43 елга якын хезмәт стажы бар, шуның 38 елын чылбырлы ДТ тракторында берөзлексез эшли! Аның хезмәттә ирешкән югары күрсәткечләре турында бөтен район белә. Авылдашларының да, чордашларының да Гаяз Гәрәевка карата ихтирамнары зур.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу һәм башка материалларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru/), «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән (http://vk.com/club54482574) һәм рәсми «бите»ннән (https://vk.com/id244993453) укый аласыз. Шунда ук чаралардан фоторепортажлар да урнаштырылган. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев