Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Ул үзенең эшенә тугры фельдшер

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Әлеге шәфкать ияләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Бүгенге сүзем ак халат ияләренең берсе - Эльмира Галимҗан кызы Маликова турында. Ул үзенең шәхси вакыты белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында...

Үтә тыйнак, үткен, сабыр холыклы фельдшер Эльмира Маликованың хезмәт юлы күпләребезнеке кебек бик яшьли башланган. Ул Актаныш районы, Илчебай авылында гади колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып туа. Әтиләре Галимҗан абый 49 яшендә юл һәлакәтенә эләгеп вафат була. Ишле бала белән ялгыз калган әнисе Халисә ханымга тормыш арбасын ире өчен дә, үзе өчен дә тартырга туры килә. V сыйныфта гына укучы Эльмира, башка туганнары беләп бергәләп, шушы тормыш арбасына тагыла. Аларга кышын күл өсләре туңгач, бер-бер артлы тезелешеп басып, әниләре белән бергәләп Агыйдел буендагы әрәмәлектән тал агачларын балта белән чабып чанага төяп ташырга, җәен печән чабып мал-туарга азык әзерләргә, колхоз эшләренә чыгарга, әтиләре эшен дәвам итәргә туры килә.

- Еш кына әни мине иртәнге сәгать 3-4ләрдә, йокының иң тәмле вакытында, уята торган иде. Без аның белән иртә-таңнан Әҗәкүл авылына пристаньга китә торган идек. Әнием арбага тозлы кыяр тутырган колаксыз кәстрүлне утыртып куяр иде дә, мине артта калмасын дип, итәгемне бау белән арбага бәйләп үзе белән ияртә иде. Мин 11-12 яшьлек кыз бала пристань алдында тозлы кыяр сатарга кала торган идем. Кыярларымны сатып бетереп, акчаларымны бер бетешкән генә портмонега салып, кибегеп-ачыгып, чебиләп беткән ялан аякларымны пешерә-пешерә тузанлы юлдан кайтыр юлга чыккканда, әнием йорт эшләрен караштырып, Куян авылына кайтып җиткән кызчыгын каршы алырга чыга иде, - дип искә ала бүген Эльмира Галимҗан кызы.

Тормышлары бик авыр булды алты бала белән ятим калган Халисә апаның. Бүген инде шул чакларны искә төшергәндә 89 яшендәге олы апаның күз төпләре ирексездән дымлана.

Эльмира VIII сыйныфны тәмамлап, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. 1981 елда Актаныш район больницасында, соңрак Такталачык участок больницасында эшли. 1985 елны кияүгә чыгып, гаиләсе белән Таҗикстанга күчеп китәләр. Ләкин туган яклар сагындыра һәм алар 1988 елда Тукай районы Яңа поселогына урнашып тормыш коралар. Эльмира Әҗмәкәй авылында 1990 елдан бирле фельдшер булып эшли. «Район җитәкчесе Васил Гариф улы Хаҗиевка, Тукай районы баш табибы Галим Габбас улы Сабирҗановка, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Габделхәй улы Фазылҗановка рәхмәтлемен. Мин бүгенге көндә бөтен яктан да кулай, яңа модульле шифаханәдә эшлим», - ди бүгенге көненә куанып Эльмира Маликова.

- Әҗмәкәй авылында эшли башлау бик җиңел булмады, билгеле. Беренче авыруларым турында әйтми булдыра алмыйм. Хәлләре бик авыр иде бу өч ханымның. Әлһәт абый, Шакирҗан абый һәм Миннәхмәт абый яисә аларның балалары минем Яңа поселогыннан килгәнемне көтеп урамга ук чыгып басарлар иде. Зөлфия апа, Мөсәллия апа һәм Хәнифә апалар күзләремә карап миннән ярдәм көттеләр. Мин бик тырыштым, ләкин аларның каһәр суккан авырулары үзенекен итте. Бу өч гаиләгә кабат ничек килеп керергә белми аптырап йөрдем. Аларның кайгы-хәсрәтләре минем кайгыга әйләнде ул көннәрдә. Чөнки иң якын кешеңне югалту газабын, бик кечкенә чагымнан, үз җилкәмдә татыган кеше мин, - дип искә ала Әҗмәкәйдәге беренче чирканчыгын алган фельдшер Эльмира. - Авыр чаклар күп булды. Бигрәк тә йөреп эшләү җиңел булмады. Кышын тезләре өшерлек суыкта - чаңгыда яки юлда очраган атлыга я машиналарга утырырга, эссе яисә яңгырлы җәй көнне велосипедта йөрергә, сыер савучыларны көтеп торып, аларның автобуслары белән караңгы төшкәч кенә гаиләм янына кайтып кергән чакларым күп булды. Тормыш ипәшем Юныс белән ике баланы тәрбияләргә, ерактагы ялгыз әнкәмә дә ярдәм итәргә кирәк иде. Заманасы шулайрак булды шул, - дип сөйли Эльмира Маликова.

Бүгенге көндә Эльмира Галимҗан кызы шушы җирлектә яшәүче инвалидлар оешмасы җитәкчесе дә. Ул җир кызы, татар мохитендә тәрбияләнгән, үзенең эшенә тугры фельдшер. Ул матур, тулы хөрмәткә лаек.

Әнисә Әшрапова,
Әҗмәкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев