Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Укучыларында белемгә омтылыш, гаделлек тәрбияли

Иштирәк авылында гомер итүче Венера Навас кызы Хәертдинова чыгышы белән Актаныш районының Колын авылыннан. Тату, матур гаиләдә өченче бала - көтеп алынган кыз булып туа.

Әти-әнисе сөю-назга чорнап кына балаларын үстергәндә, гаиләләренә зур бәхетсезлек килә. Газизләрдән-газиз әнисе бик яшьли вафат була. Нәни кыз бик иртә кул арасына керә башлый, әтисенә терәк, ике абыйсына ярдәмчел сеңел була. Төрле кичәләрдә, олимпиадаларда актив катнаша, район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында призлы урыннар яулый. 1978 елны Пучы урта мәктәбен тәмамлап, өлгерлек аттестатын алгач, ике уйлап та тормыйча Казан дәүләт педагогия институтына юл тота. Хыялы - укытучы булу. Монда укуын тәмамлагач, 1983 елда Венера Иштирәк авылы мәктәбенә эшкә килә. Шул көннән башлап, хезмәт юлы Иштирәк мәктәбе белән бәйле. Татар теле һәм әдәбият укытучысы, сыйныф җитәкчесе, бәйрәмнәрне, конкурс кичәләрен алып баручы...

Һөнәри осталыгын, иҗади активлыгын, хезмәттәшләр белән килешеп, киңәшләшеп эшли белүен күреп, мәктәпнең ул чордагы директоры Илдус Закиров аңа башта директорның тәрбия эшләре буенча, соңыннан директорның укыту буенча урынбасары вазыйфасын йөкли.

Укыту өлкәсе зур җаваплык, кешеләргә карата игътибарлы, таләпчән, гадел булуны сорый. Белем бирү учреждениесенең четерекле якларын үзе эшләп караган кеше генә бәяли ала торгандыр. Эш сөючәнлек, һәр эшкә җаваплылык белән карау, белемгә, яңалыкка омтылу, кешеләрне, балаларны, башкарган эшен ихлас ярату, туры сүзлелек, ә кирәк чакта сабыр гына юл куя белү кебек асыл сыйфатлары аны берничә директор белән килешеп эшләргә һәм авыр хезмәтен җигелеп тартырга ярдәм иткәндер. Ул үзе белән озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләре өчен ышанычлы сердәш, ә хезмәт юлын яңа башлаган яшьләргә риясыз киңәшче була белә.

Гомеренең 55 елы шулай сизелми дә узып киткән: йорт-җире корылган, зур тормыш һәм хезмәт юлы узылган, тормыш иптәше Әсгать белән лачындай ике егетне үстереп, югары белемле итеп, томышта үз урыннарын табарга булышканнар. Бүгенге көндә ул - тормыш иптәшенең яраткан хатыны, улларының - сөйкемле әниләре, укучыларының - белемле, ышанычлы укытучылары. Юбилей көне уңаеннан Венера Навас кызына исәнлек-саулык, алдагы гомер юлларында олы уңышларга гына ирешүен теләп калабыз.

Ләйлә Зайцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев