Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Туган җирем буразналары

«Камский» хужалыгына кайчан гына барып чыкма, баш агроном Александр Ерохинны басуда яки орлык амбарында механизаторлар, эшчеләр арасында очратасың. Ул чын күңеле белән җир кешесе, җирнең кадерен, юмартлыгын белә, аның уңдырышын күтәрү, эшкәртү алымнарын камилләштерү турында уйлана. Күптән түгел аңа «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде. Шул уңайдан ул...

Мин һәр язны түземсезлек белән көтеп алам. Быелгысы 33нчесе. Үткән язларымның һәркайсы күңелемдә якты хисләр уята. Хәер, бу тынгысызлык һәр игенчегә хас сыйфаттыр инде. Кызарып кояш чыкканда басу өстеннән сыек томан күтәрелә, ул борынны кытыклап җир исен, ипи исен китерә. Кулыма бер уч туфрак алам. Аны йомарлап карыйм, ябышкак әле, уалмый. Салкын булса да, сулыш ала сыман, җанлы тоела. Табигать уяна. Люцерна җирләре дә, ашлаганнан соң, төсе матураеп үзгәрә. Көзге бодай басулары озын кышны йокымсырап чыккач, шифалы кояш нурларында коенып, колачын киңрәк җәя сыман. Алар тизрәк ныгып китсен өчен тамырына ашлама саласы була. Мин ничәмә еллар аркылыга буйга үткән басуларымның уянуын тоеп, фикерләремне механизаторлар белән уртаклашам. Тәҗрибәле игенчеләр бер сүздән аңлыйлар. Тау ягындагы басуларда язның бер көне ел туйдыра дигән мәкальне искә алып, эшне башлап та җибәрделәр. Гадәттә безнең хуҗалыкта шундый тәртип урнашкан: механизатор басуны үзе чәчкән икән, үзе үк тәрбияләп, ашлап, карап үстерә. Мондый хәл иясезлеккә урын калдырмый. Заманында атаклы практик галим-

агроном Терентий Мальцев игенче хезмәтен зур иҗади эш дип бәяләгән иде. Мин моны үземнең көндәлек эшемдә һәрдаим истә тотам. Орлыкчылыкны гына алыйк. Моннан ун еллар элек басуларыбызда «Прохоровка», «Әмир» дигән сабан бодае сортлары игелде. Дөрес, алар яхшы уңыш бирделәр. Әмма ипи пешерү өчен куелган таләпләргә җавап биреп бетерә алмадылар. Җилемсәсе аз иде. Шул сәбәпле үзебезнең районда сыналган, Сәйдәшев исемендәге һәм «Ирек» орлыкчылык хуҗалыкларыннан алып кайткан «Экадо-70» сортлы сабан бодае, «Нур» сортлы арпа һәм башка культуралар орлыкларына өстенлек бирәбез. Орлыкчылык белән эшләүдә тәҗрибәбез җитәрлек. Җир куенына салынасы яхшы орлыклардан гына мул уңыш алынасын яхшы беләбез.

Бер чорны энергияне сак тоту технологиясе дип җирне өстән генә эшкәртүгә тотындык. Икенче елны ул җирләрне чүп үләне басып китте. Чүп үләненнән арыну өчен күпме көч сарыф ителде. Кайбер хуҗалыкларда әлеге тырмага кабат басучылар да очрый. Минем уемча, крестьян күп еллык тәҗрибәсендә җирне язгы чәчүгә тирән итеп туңга сөреп калдырган. Бу сыналган агроалым үзен аклап килә. Чәчүдә без элгәрләргә зур игьтибар бирәбез. Иң яхшы элгәр дип кара пар җирләрен атыйбыз.

Терлек азыгы культураларыннан козлятник дигән үсемлекне куллана башладык. Ул яшел азык конвейерында мөһим урынны били. Уңышы әйбәт.

Үз эшенең осталары булган механизаторларыбыз белән чиксез горурланабыз. Механизаторлар династияләре бар. Мәсәлән, аталы-уллы Слепковларны әйтер идем. Андрей Александрович Слепков армия хезмәтеннән кайтуга, хуҗалыкта механизатор булып эшли. Әтисе Александр Дмитриевич озак еллар тракторчы булып эшләп, күптән түгел лаеклы ялга чыкты. Хуҗалыктагы төп җир эшләрен улы Андрей башкаруына сөенеп бетә алмый. Тракторчыбыз Әмир Сафинны, Николай Мельниковны хезмәтттәшләре хөрмәтләп, җир кешеләре дип атыйлар. Тырмалауны, культивацияләүне, чәчүне һәм туңга сөрүне яхшы сыйфатлы итеп, булсынга дип тырышучы намуслы игенчеләр алар. Шофер Данил Гыйльметдинов та булдыклылар сафында. Шундый эшкә уңган механизаторларыбыз дистәләрчә безнең. Аларның тырышлыгы, эшкә намуслы караш белән язгы кыр эшләрен үз вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгуга иманым камил.

А. А. Ерохин сөйләгәннәрне хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшин язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев