Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Төзүче – иң кирәкле, абруйлы һөнәр

Тормыш-яшәешебезне уңайлы һәм төзекләндерелгән итүче һөнәр ияләре – үз эшләренә иҗади якын килүче архитекторлар һәм алтын куллы төзүчеләр бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Архитекторлар белән төзүчеләр кулга-кул тотынып кала һәм салаларны бизи, халыкның яшәү шартларын яхшырта торган биналар, социаль объектлар төзи. Аларның тырышлыгы белән төрле корылмалар барлыкка килә.

Безнең районга игелекле хезмәт күрсәтүче «Диалог» ҖЧҖенең эшеннән җирлегебездә яшәүче халык бик канәгать.

Тәвәккәллек – кыюлык өсти

Урал Тимерхан улы Ильясов «Диалог»ны нигезләүгә урау юллар һәм дистә еллар аша килә.

Аның төзелеш тармагына кереп китүе пластик тәрәзәләр ясаудан башлана. Кыскача гына тормыш юлы һәм төзелеш белән шөгыльләнүе турында ул: «1955 нче елда Башкортстанның Әлшәй районында туганмын. Үз районыбызда урта мәктәпне тәмамлагач ике дә уйламыйча энергетиклар әзерли торган техникумга укырга кердем. 1973 нче елны техникумны уңышлы тәмамлагач Чулман елгасы буенда төзелә торган яшь калага килдем. КАМАЗ заводында һәм Яр Чаллыдагы башка оешмаларда намуслы хезмәт куйдым. Кайда гына хезмәт куйсам  да үз эшемне чын күңелдән башкарырга тырышам. Яр Чаллыны төзүдә өлеш кертүемә бик сөенәм. Аның торак йортлары, социаль объектлары минем белән бергә, күз алдымда үсеп чыктылар. Соңгы егерме-утыз елда ак калада, Тукай районында яңадан-яңа йортлар, төрле биналар төзелеп куллануга тапшырылып тора.

Төзелеш материаллары заманча – яңа технология, яңа материаллардан ясала. Билгеле булганча, пластик рамнардан ясалган тәрәзә, балконнарны халык үз итте. Мин шул юнәлештә үз эшемне ачтым. Бу – бар яклап та миңа канатлар куйды. Шуннан төзелеш буенча эшли башладым. Унсигез ел эчендә Тукай районында төрле социаль объектлар, торак йортлар төзедек. Районыбызда күпфатирлы йортларны ремонтлау-төзекләндерү һәм төзү эшен ихласлык белән башкардык. Яңа поселогы, Новотроицкое, Биклән, Мусабай Завод, Түбән Суык-Су гомумбелем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт ясадык. Кече Шилнәдә “Колосок”, Түбән Суык-Суда “Ак каен” балалар бакчасына капиталь ремонт ясадык.

Кече Шилнә авыл җирлегендә административ бина һәм Күперле авылында кибет салдык. Бүгенгесе көндә ике социаль объект та файдалануга тапшыруга әзер. Тагын шуны да әйтәсем килә – Тукай районы Сабантуе Кызыл Байрак авылында үткәрелә. Сабантуй трибунасын да без ясадык. Халык аның уңайлы булуын һәрвакыт әйтеп тора. Зур-зур объектлар булганда өстәмә эшчеләр яллыйбыз. Ә болай инде җиде-сигез эшче белән башлаган эшне азагынача сыйфатлы итеп башкарып чыгабыз.

Илле яшьтә төзелеш тармагына кереп китүемә һич тә үкенмим. Яңа эшкә тотынганда һичшиксез тәвәккәл булу кирәк. Ә менә ул сыйфат кешегә кыюлык өсти. Кешелек яшәгәндә төзүче һөнәре һәрвакыт кирәк булачак. Халкыбызның тормышын уңайлы итүдә өлеш кертүемә сөенәм»,  – ди ун балалы гаиләдә балачактан кул арасына кереп үскән ир-егет.

Герой-ана Хәбибҗамал апа белән Тимерхан ага ун балаларына да белем һәм тәрбия биреп үзаллы тормыш юлына чыгарганнар. Күпбалалы гаиләдә хезмәт сөеп үскән балалар инде күптән үзләре әби-бабай булганнар. Аларның дәвамчылары да әти-әниләре кебек илгә-көнгә игелекле кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев