Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Тигез канатыгыз талмасын

Әҗмәкәй авылында яшәүче Әнисә Минәхмәт кызы хезмәте, булмышы белән туган авылында тирән эз калдырган, нәсел җебен чуалтмый саклаучы гаиләдә туып-үскән. Әтисе Минәхмәт ага Мулләхмәтов - Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Туган авылы Әҗмәкәйдә комплекслы бригада бригадиры, баш агроном да, «Гигант» колхозы рәисе дә булып эшләде, авыл советы рәисе дә булды....

Әнисә дә Чаллыдагы Вахитов исемендәге икенче татар гимназиясен тәмамлаганнан соң Алабуга педагогия институтына укырга керә. Аны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, укытучы дипломы алганнан соң авылы янында гына гөрләп үскән Чаллыга эшкә кайта. Башта 33нче мәктәптә хезмәт чыныгуы ала, тәҗрибә туплый. Аннары 52нче мәктәпкә күчеп, кабат җиң сызганып эшкә керешә. 37 ел гомерен шушы мәктәптә эшләүгә багышлый. Соңгы 10 елында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары була. Аның төп максаты - программада каралган дәресне өйрәтү генә түгел, ә укучыларга рухи тәрбия бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, безнең ыгы-зыгылы заманда кояш астында үз урынын табарга өйрәтү. Менә шушы изге максатына ирешү әчен Әнисә Минәхмәт кызы психология буенча икенче югары белемен ала. Баланың күңеленә үтеп кермичә аның ни уйлаганын, уй-хыялларын белеп булмый. Ә тәрбия барышында бу бик кирәк. Икенче махсус югары белеме аңа мәктәптә тәрбия эшен алып барганда байтак яңалыклар кулланырга ярдәм итә.

Бүген Әнисә Минәхмәт кызы лаеклы ялда, элекке укучыларының күпчелегенең тормышта үз урыннарын табып, хезмәттә, гаиләдә уңышлы яшәүләренә сөенә. Ә эшкә бирелгән эчкерсез күңеле бүген дә, лаеклы ялга чыккач та, тыныч кына өйдә утырырга ирек бирми: авылда «Чордашлар» дигән фольклор ансамбль оештырып җибәрде, авылда үткән бәйрәмнәргә тирән эчтәлекле, мавыктыргыч сценарийлар яза. Кыскасы, туган авылы тормышында кайнап яши.

Әле күптән түгел генә Әнисә Минәхмәт кызы гаиләсендә зур вакыйга булды - аңа 60 яшь тулуны билгеләп үттеләр. Гаилә дигәннән, аның гаиләсе дә тату, күпләргә үрнәк. Ә булачак ире Илдус Әшрәпов белән ул Вахитов исемендәге икенче гимназияга укырга баргач, 6нчы сыйныфта укыганда ук таныша. Икесе дә - уку алдынгылары, гимназиядә үткәрелә торган чараларда актив катнашалар. Урта мәктәпне дә бергә тәмамлыйлар. Аннары институтка юл алалар. Әнисә - педагогия институтын сайлый, Илдус ул чагында егетләр өчен иң абруйлы уку йорты - Казан авиация институтының инженерлар әзерли торган факультетына керә. КамАЗга югары уку йортын тәмамлаган мондый егетләр бик кирәк була һәм егет баш-аягы белән эшкә чума. Еллар сизелми дә ага да ага, инде 40 елга якын вакыт узган. Илдус Фәтхелбаян улы бүген КамАЗның техник-контроль бүлегенең группа җитәкчесе. Инде адымнар шактый салмакланса да ул эшенә, элеккечә, ашкынып бара.

Күпме юллар бергә узылган, иңне-иңгә куеп, шатлык-борчуларны бүлешеп, сөенечләрне уртак итеп күпме еллар бер-бер артлы аккан. Илгә тотка булырлык балалар үстергәннәр, аларга югары белем биргәннәр, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Әнисә белән Илдус Әшрәповлар тормыштан тәм табып, оныклары Җәннәтнең уңышларына сөенеп, яшим дип яшиләр. Алар икесе дә көзен туганнар. Бу якты гомер бәйрәмнәре котлы, мөбарәк булсын, тигез канатлары талмасын.

Әлфия Хәлилова һәм Рәмзия Сәхәбиева.
Әҗмәкәй авылы.

Картлыгым - яшьлегем

Әнисә Әшрапова.

Уйларым чуалган, чәчләрем чаларган.
Бакчамда гөлләрем сулганнар
Күзләрем яшьләнгән, яңгырлы көз сыман.
Картлыгым яшьлегем, бүген бер көн сыман.
Кошлар да тынганнар, җилләр дә арыганнар,
Болытлар каядыр агалар.
Язларым көз булган, күңелгә моң тулган
Картлыгым яшьлегем, бүген бер көн сыман.
Кояш та баеган, офык та арыган,
Көн буе ялыккан, талчыккан ахрысы
Айның да йолдызы кәефсез калыккан
Картлыгым яшьлегем, бүген бер көн сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев