Шәфкать туташының кулларында – кеше җаннары
Тормышның һәр дәвере үзенчә матур, истәлекле. Узган гомер эчендә булган шатлык-куанычларны, гомумән, яшәештә була торган төрледән-төрле вакыйгаларны җыеп тупласаң - бер кызыклы китап язарга булыр иде. Тукай район үзәк больницасының гасаби авырулар бүлегендә эшләүче шәфкать туташы Флера ханым Мортазина белән танышкач, башымнан менә шундый уй сызылып үтте.
Флера Газиз кызы район больницасында эшләүче шәфкать ияләре арасында иң хөрмәтлесе дисәм, бер дә арттыру булмас. Төрле бүлекләрдәге табиблар, шәфкать туташлары белән еш аралашырга туры килсә дә, ничектер бу мөлаем, нур сибеп торган ханым белән бер дә очрашырга туры килмәгән. Ә бит ул биредә шактый еллар тырыш хезмәт куя.
- Флера Газизовна үз һөнәрен бик яратып, аңа бар күңелен биреп эшли. Гомеренең алтынчы дистәсенә кереп барса да, безнең өчен ул кадерле хезмәткәрләребезнең берсе, - ди аның турында районның баш табибы Галим Сабирҗанов.
Флера Мортазина тумышы белән Чыршылы авылы кызы. Биш балалы ишле Газиз абый белән Шәһринур апа гаиләсендә Флера апа иң зурысы була.
- Без иртә әнисез калдык. Кадерлебез каты авырып арабыздан китеп барды. Нәкъ шул вакытта медицинага кереп китәргә, кешеләргә ярдәм итәргә теләгем туды, - дип искә ала балачагын шәфкать туташы.
Иң олысы булганга Флера апага йорттагы авыр эш тә, энеләрен, сеңелләрен карау мәшәкате дә өстәлә. Җиткән кыз булып Минзәлә медицина көллиятендә укыган чакларында да, үз гаиләсен коргач та, бертуганнарын кайгыртып, җил-давыллардан сакларга тырышып яши. Аллага шөкер, пар канаты Ибраһим абый аның күңелен аңлап, зирәклеге, эчке тоемының тирән булуы белән Флера апага теләктәшлек күрсәтә. Ибраһим абый белән Флера апаның бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булып уллары Роберт, Илдар дөньяга килә.
- Флера белән без күп еллар бергә эшлибез. Аның белән мин 1986 елда егерме бер яшьлек чагымда эшкә урнашкач таныштым. Барлык эшкә өйрәтүче иң беренче остазым иде ул. Ап-ак халат, баш киеме - шәфкать туташы шундый чиста, пөхтә булырга тиеш дигән кагыйдәне дә күңемә ул сеңдерде, - дип яратып сөйли Флера Мортазина турында хезмәттәше Лилия Мирзаһитова. - Аның эчке дөньясы, кешелеклелеге турында бик озаклап, тәмләп сөйләргә булыр иде. Никадәр сүз әйтсәң дә аз булыр төсле. Ул бик яхшы белгеч тә, уңган хуҗабикә дә. Эшендә, өендә дә бик төгәл, пөхтә, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкара. Иреннәрендә елмаю сүрелмәс, ягымлы сүзе белән боз йөрәкне дә эретә ала безнең Флера.
Хезмәт юлын Бордыбаш авылының балалар бакчасында башлаган Флера Мортазина, үз хыялына, табигатенә тугры калып, утыз җиде елга якын район больницасы яшьләренә өлге булып эшли бирә. Алтмыш яшьлек гомер бәйрәме алдыннан хезмәттәшләре Флера ханымга бары тик исәнлек-саулык, балалар игелеген күреп, бәхетле яшәвен теләп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев