Нәзирә Хәйретдинова: «Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы белән рухланып үстем»
Кеше язмышын гөл язмышы белән чагыштырырга мөмкиндер, уңдырышлы туфракка төшсә генә ул матур булып үсеп китә, дөньяны бизи, кешеләрне шатландыра. Кеше язмышы да нәкъ шулай бит: тиешле шартлар, дөрес тәрбия бирелсә генә ул үзенең мөмкинлекләрен ача ала. Теләнче Тамак авылы участок хастаханәсенең балалар табибы Нәзирә Хөсәен кызы Хәйретдинова шундый язмышка...
Нәзирә ханым Иске Абдул авылында төпләнгән тату, тырыш, бер-берсен хөрмәт итүче, яратучы гаиләдә кышның язга авышкан мәлендә, 1963 елның февраль башында икенче кыз булып дөньяга килә. Әтисе Хөсәен ага гомер буе ветфельдшер булып эшли, әнисе Бәһиҗә апа - китапханәче. Гаиләдә татулык хөкем сөрә, ә билгеле булганча, татулык өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирамга, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта.
Гомерлек һөнәр сайлау һәрберебез өчен мөһим адым. Ул синең сәләтеңә дә, күңелеңә дә якын булырга, шул ук вакытта кешеләргә файда китерергә тиеш. Һөнәр сайлауга төрле факторлар тәэсир итә. Бу җәһәттән Нәзирә ханымга һөнәрен сайлаганда әтисенең авыру булуы да тәэсир иткәндер. Шулай ук әнисе китапханәдән алып кайткан Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын кат-кат укып, төп героиняның чын табибә булуы белән соклана. Шуңа күрә, яшүсмер чакта ук Нәзирә ханым я табиб, я укытучы булам дип хыяллана. Укытучы белән табиб һөнәрләре арасында охшашлыклар күп: табиб кешенең тәнен дәваласа, укытучы аның рухын баета.
Авыл мәктәбен тәмамлагач, гади авыл кызы Казан медицина институтының педиатрия бүлегенә укырга керә. Нәзирә ханым табиблык хезмәтенә студент эскәмиясеннән генә килми. Институтта укыганда ук Казан шәһәренең 7нче хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
Институтны унышлы тәмамлап, интернатурада эшләп өлгергән яшь кыз юллама белән Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбенә эшкә килә. Монда ул 9 елга якын эшли. 1997 елда участок хастаханәсенә балалар табибы булып урнаша. Әлеге хастаханәдә эшләүче тәҗрибәле табиблар - Николай Репин, Рәшит Хәлимов, Венер Хафизов һәрдаим аңа булышлык күрсәтеп, киңәш бирәләр. Олы җанлы табиблар, шәфкать туташлары, акушерка, санитаркаларның хезмәтләренә намус белән карауларын күреп, шушы коллективка тәңгәл килергә тырышып эшли ул. Аның үзенә дә сабырлык, тырышлык, максатчанлык сыйфатлары хас. Һәм шуңа күрә дә ул коллективта гына түгел, авыл халкы арасында да абруй казана. Гомер тиз үтә - Нәзирә Хөсәеновнаның биредә эшли башлавына 20 елга якын вакыт үтеп тә киткән.
Хәзерге көндә Нәзирә ханымны тирә-як авылларда белмәгән бала-чага һәм ата-ана юктыр. 28 ел Гиппократ антына тугры калып эшләгән һәм яшәгән табибә бүген дә хастаханәгә - яраткан эшенә ашкынып бара. Дөньяда иң гуманлы һөнәр вәкиле, балалар күңелендә ышаныч һәм өмет кабыза белгән пакь күңелле табибә ул. Сабыйларны савыктыру, аларның хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да зур җаваплылык тоеп башкара. Еш кына вакыты белән исәпләшмичә авырулар янына ашыга, аларны терелтү өчен барлык көчен куя. Балалар табибы әле оста психолог та булырга тиеш бит. Аеруча да игътибарлы, сизгер күңелле, сабыр булу таләп ителә. Аларга җылы сүз табу, тынычландыру, өмет уяту - һөнәрнең аерылгысыз өлеше. Нәзирә ханыма нәкъ шушы сыйфатлар хас.
- Мин үз һөнәремне бик яратам, шуңа күрә авыру булган очракта, вакытым белән исәпләшмим - ярдәмгә ашыгам. Бу һөнәрне сайлавыма үкенгәнем юк. Мин һәр сабыйны үземнең балама тиң күрәм, чын күңелдән ярдәм итәргә тырышам. Һөнәр сайлаганда әти-әнием булыштылар, аларның киңәшләре нык ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтле, - ди ул.
Күпме авыру балаларның әти-әнисенең кайгы-шатлыгын бүлешкән, кирәк чакта тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә ашыккан Нәзирә ханым үзенең гадилеге, сабырлыгы һәм зирәк акылы белән тирә-юньдәгеләрне үзенә магнит кебек тартып тора.
Хезмәтендә абруй казанган ханым - өйдә дә уңган хуҗабикә, иренә тугры тормыш иптәше һәм ике кызының яраткан әнисе. Ире Радик - ышанычлы ярдәмчесе. Өлкән кызы Ләйлә икътисадчы белгечлеген үзләштергән, ә кече кызы Гөлшат әнисенең һөнәрен сайлаган - ул булачак теш табибы. Иртән күтәренке күңел белән эшкә бару, ә кичен шатланып өйгә кайту - кеше бәхете шулдыр инде.
«Табиб һөнәре - батырлык. Ул үз-үзеңне аямауны, куңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә», дип язган Антон Чехов. Әйе, әлеге мөлаем, эчкерсез ханым яныннан чыккач, үзеңне шулкадәр җиңел һәм рәхәт итеп хис итәсең. Ул сине күз карашы белән генә түгел, ягымлы тавышы белән дә дәвалый. Минемчә, Гиппократ антын биргән табиб нәкъ менә Нәзирә ханым кебек булырга тиеш. Ул тумыштан табиб, ягъни аның җаны, күңеле матур. Нәзирә ханым һәр нәрсәгә сокланып, дөньядан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши. Алга таба да тормышның рәхәтенә төренеп, гомер мизгелләренең кадерен белеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев