Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мосаллия апа Салихованы олы бәйрәме белән котладылар

Боерган авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мосаллия апа Салихова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

– Хөрмәтле Мосаллия апа, авыр сугыш елларында тылда үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, колхозга куйган авыр хезмәтләрегез өчен без Сезгә рәхмәт әйтергә килдек, – дип сүзен башлады очрашуга килгән район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова. 
Әсхәдә ханым Мосаллия апага ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш теләде. Балалары, оныклары турында сорашты, аннары Россия Президенты котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов та изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Мосаллия апаның күршеләре, балаларының яраткан укытучылары Асия апа, Гөлфирә һәм Гөлфия апалар, авылыбыз аксакалы Шәйхразый ага Салиховларның ихлас теләкләре, укыган догалары бәйрәмебезгә ямь өстәде. Мосаллия апаның ярдәмчеләре, һәрчак хәлен белеп, кирәкле дарулар белән тәэмин итеп торучы, тәнен дә, җанын да дәвалаучы социаль хезмәткәрләребез Земфира Мифтахова, Филига Минһаҗеваларның игелекле гамәлләренә сокланабыз. 
Мосаллия апа бүген, туксан яшен тутырган көнендә дә, яраткан балаларының таянычы булып яши, аларның кадерлесе, туганнарының хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып кала. 
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор Мосаллия апа өчен. Илле елдан артык бергә гомер иткән мәрхүм ире Сәет абый белән биш бала тәрбияләп үстергән ана, 11 оныгы, 17 оныкчыгы булган кадерле әбекәй белән горурланабыз. «Ана даны» медале иясе, тыл ветераны Мосаллия апа сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәткән, аларның игелекле хезмәтләрен онытмаган өчен һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Флүзә Сәлимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев