Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Җыр-моңга күмелгән тормыш юлы

Аның тавышы шундый саф, сихри, моңлы, әйтерсең лә челтерәп аккан чишмә агышы. Юкка гына түгел аны халкыбызның бөек, мәшһүр җырчыларыбызга тиңләмиләр.

Сүзем Мус. Завод авылының таланты Сөмбел Зарипова турында. Районыбызда да Сөмбел Зарипованы белмәгән кеше юктыр. Өч яшьтән бирле сәхнәдә моңлы тавышы белән үзәкләрне өздерә ул. Төрле концертлар да Сөмбелсез узмый. Җыр-моңга сәләт нәселдән килә торгандыр аңа. Әтисе Хәлил ага хезмәт юлын колхозда үтә. Нинди генә эшкә тотынса да, булдыра. Андый кешеләр турында "кулыннан алтын тама" диләр. Әнисе Фәйрүзә мәктәптә аш-су остасы, пешекче булып эшләде. Үзе әзерләгән тәмле ризыклар белән мәктәп балаларын сыйлады. Хәзер мәктәпнең пөхтәлеген саклый. Энесе Илмир Ямалов "Сорнай" ансамблендә татар халкының музыка уен коралларында уеный, җырлый да. Туганнары да бик матур итеп җырлыйлар. Әнә шундый булдыклы, моңлы, үз эшенә күңел биреп, аңа йөрәк җылысын кушып башкара торган матур гаиләдә тәрбия ала Сөмбел. Үзе башкалардан - матурлыгы, ягымлылыгы, тыйнаклыгы, үзенчәлекле моңлы тавышы белән аерылып тора. Тагын бер аерма, хәзерге заманда күп кенә яшь җырчылар, җырлый белсә-белмәсә дә зур татар сәхнәсенә үреләләр, барысының "йолдыз" буласылары килә. Ә менә Сөмбел йолдызлыкка кызыкмый. Моңлы тавышы белән авылны яшәтә ул. Үзе әйткәнчә, миңа дан-шөһрәт кирәкми, китәсе булсам, әллә кайчан киткән булыр идем инде. Бар кеше дә әллә кем булам дип китешеп бетсәләр, бу авыллар нишләр соң дип яши Сөмбел Зарипова. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, үз авылы егете Илгизгә кияүгә чыга. Хәзерге көндә ике малай үстерәләр. Яшь әни Сөмбел - Мусабай Завод мәдәният йортында режиссер, җырчы. Клубны гөрләтеп алып бара. Бәйрәм саен клубта кичәләр үткәрә. Бөтен мусзаводлылар яратып өлгергән "Лилия" кафесында искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Зәңгәр учак янында" очрашуын, яшьләр өчен татарча Изге Вәли дискотекасын оештырды. Дилүс Мәүләвиев, Илнар Әхмәтҗанов кебек яшь талантларны да мәдәният йортына җәлеп итә. Җыр-моңга күмелгән тормыш юлы чәчәк ата аның. Әле күптән түгел "Язмышым шул" дигән иҗат кичәсен үткәреп җибәрде. Үзенә - 30, авылы сәхнәсенә аяк басуына 27 ел, шуларны истә тотып бер нәтиҗә ясады. Авыл халкы, җыелган кунаклар аны котладылар. Үз алдына тагын да зуррак планнар куеп эшлисе дә эшлисе Сөмбелгә. Иҗат кыры киң булсын. Гәҗәеп серле, талантлы якташымны язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, чын күңелдән бәхет-шатлыклар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќырчы