Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иртәдән кичкә кадәр җырлый 

Республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр призеры - Мәликә Магомедвалиева

Круглое Поле поселогында яшәүче Мәликә Магомедвалиевага 7 яшь. Ул республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр призеры. Район һәм шәһәрдә үтә торган концертларда аерым җырлар башкара. Мәликә быел көзен беренче сыйныфка бара. Музыка мәктәбендә дә укырга планлаштыра.

Реклама

Кызының җырга сәләтен үстерүдә балалар бакчасында эшләүче музыка җитәкчесе Чулпан Ильмендееваның роле зур булды, дип билгеләп үтә Мәликәнең әнисе Гөлчәчәк ханым. Педагог кызның талантын 2019 елда күреп алган һәм аның белән Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын әзерләгән. Бу җырны Мәликә «Ак калфак» татар хатын-кызларының күчмә утырышында катнашучылар өчен башкарган. Аннары кыз төрле конкурсларда катнашкан, беренче урыннар алган. Моннан тыш, Мәликә авыл Сабан туйларының актив катнашучысы. Быел ул район Сабан туенда да җырлаган. 
– Безнең беренче җитди бәйге Казанда үтте. Ул «Ритм» балалар һәм яшүсмерләр бәйгеләре үзәгенең «Живи искусством» бөтенроссия конкурс-фестивале иде. Февраль ае, буран котыра, ә без иртәнге сәгать 3тә юлга кузгалырга тиеш. Бик борчылдык, арыдык, ләкин Мәликә бик нык тырышты, бар көчен җыйды – бәйгедә ул «Кәрия-Зәкәрия» һәм «Хорошо» дигән җырларны башкарды. Кызым беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Хәзер ул вакытларны искә төшерәм дә үзем дә шаккатып куям, – дип сөйли Гөлчәчәк. 
Мәликәнең музыка, җыр яратуы нәселдән килә. Әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да талантлы туганнары күп. Әтисе ягыннан әбисе бик матур җырлый. Оныгына вокал белән профессиональ шөгыльләнергә киңәш бирүче дә ул булган. Мәликәнең әнисе кечкенәдән Биклән авылындагы «Шатлык» бию ансамбленә йөргән. Хәзер дә ул кызының иң зур терәге, аңа һәр яктан ярдәм итәргә тырыша: сәхнә киемнәре уйлап таба, аларны чигүләр белән бизи.
Вокал белән профессиональ рәвештә кыз әле ярты ел гына шөгыльләнә. Укытучысы – Гөлнара Шәмсетдинова.
– Мәликәнең һәр иртәсе җыр белән башлана. Кичкә кадәр җырласа да арымый. Күршеләребезгә рәхмәт, бик сабыр кешеләр, кисәтү ясамыйлар, – дип елмая Гөлчәчәк. – Мин үзем татар җырларын яратам. Шуңа күрә кызымның да туган телебездә җырлавын телим. Әлбәттә, барлык әти-әниләр дә балаларын яраталар, аларның уңышлары белән горурланалар. Ләкин минем Мәликәдәге бер сыйфатны – максатка ирешүчәнлекне аерып әйтәсем килә. Кайвакыт теләгәне барып чыкмаганда күңеле төшеп еларга да мөмкин, ләкин кызым үзен бик тиз кулга ала һәм шөгыльләнүен дәвам итә.
/ Фото Гөлчәчәк Магомедвалиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X