Бригадирдан – генераль директоргача
Су – яшәү чыганагы. Күпфатирлы йортта су бетү яисә аның агышы начар булу кешегә уңайсызлык тудыра
Ул – ишегалды җыештыручылар бригадиры, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү системасында мастер, ТСЖ рәисе һәм 2013 нче елдан бүгенге көнгәчә ҖЧҖ «Доверие» (УК) идарә итү компаниясе генераль директоры вазыйфасын ихластан башкара. Вера Корбангали кызы Игнатьева белән бригадирдан генераль директоргача үтелгән еллар, юллар, ул җитәкләгән хезмәт коллективы хакында сөйләшәбез.
– Вера Корбангалиевна, иң элек үзегез белән таныштырсагыз иде. Ничек бу сферага кереп китәргә булдыгыз?
– Чирмешән районы Аккиреево авылында туып үстем. Әтиәнинең безне үчтекиләп утырырга вакытлары булмады. Эшнең агын да, карасын да балачактан ук башкардым. Безнең чордагы егет-кызларның күбесе Яр Чаллыга тартылды. Урта мәктәпне тәмамлагач, мин дә ак калага килдем һәм бухгалтер һөнәрен үзләштердем. Аннары төзелеш техникумында укып, яңа һөнәргә ия булдым. Бухгалтер вакансиясен көткән арада, тик тормас өчен, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына эшкә кереп, ишегалды җыештыручылар (дворниклар) бригадиры булып хезмәт куя башладым. Менә шуннан башлап – кырык ел! шушы тармактан беркая да киткәнем булмады. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге эш күнекмәләрен үзләштерүдә, шушы хезмәтнең серләренә төшенүдә Яков Вениаминович Геллерның өлеше зур, мин аңа гомерем буе рәхмәтле. 1985 нче елның язында тораккоммуналь хуҗалыгы системасында – Яр Чаллының иң четерекле районы Сидоровка бистәсе, Тукай районының Круглое Поле поселогы, Тарловка авыллары халкына хезмәт күрсәтүче оешмада хезмәт юлым башланды. Бригадир, мастер булып эшләдем, аннары ТСЖ председателе булдым. 2013 нче елдан шушында хезмәт куям.
– Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү (ЖКХ) өлкәсенә халык, дөресен генә әйткәндә, бик сагаеп карый. Елдан-ел хезмәт күрсәтү өчен түләүләр артып тора. Рәхмәтен дә, ләгънәтен дә, дигәндәй, ишетергә туры килә торгандыр?
– Шәһәрләрдә, чынлап та, түләүләр артып тора. Тукай районында соңгы ике елда түләүләр артмады. Дөрес әйтәсез, халык арасында төрлесе бар. Кешеләрнең холкы, табигате бик төрле. Кемдер бөтен ачуын бездән алып тиешсез сүзләр ычкындыра. Кайберләре, башта кызып китә дә, эшнең нидә икәнлеген аңлагач тынычлана һәм соңыннан рәхмәт әйтә. Бар шундый кешеләр – эшебезнең “хуш исләрен” аңлап, рәхмәт әйтеп торалар. Безнең хезмәтне бары тик торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче, хезмәт процессында очрый торган кыенлыклар белән якыннан таныш, ягъни шушы сфера белән бәйләнешле кешеләр генә аңлый һәм тиешенчә бәяли ала. Райондашларыбызның тормышяшәешен, көнкүрешен уңайлы итү өчен иң беренче чиратта көндәлек эшне намус белән башкарабыз. Алга куелган бурычларны тиешенчә үтәү өчен бүгенге эшне иртәгәсе көнгә калдырырга ярамый. Көннекен көнгә эшләп барганда гына алга китеш була. Бу сферада кешегә хөрмәт белән карый белгән, аларның проблемаларына битараф булмаган кешеләр генә озак еллар эшли ала. Уртак сөенечкә, коллективыбызда андыйлар байтак. Наилә Нуруллина – иң өлкән хезмәткәр. Аңа 74 яшь. Ул 3 йортның ишегалдын, 12 подъездны җыештыра. Шул биләмәләрдәге чүп контейнерларын тиешле вакытында төяп озату да аның вазыйфасына керә. Һичкайчан зарланмас, эшен чиста һәм төгәл итеп башкара. Һәрвакыт көләч йөзле. Олысы да, кечесе дә хөрмәт итә аны. Өлкәннәр: «Безнең Наилә!» дип кенә торалар. Яшерен-батырын түгел, яшьләр сантехник һөнәрен сайларга ашкынып тормыйлар. Моның сәбәпләре күп. Хезмәт хакы югары түгел. Эше авыр һәм, үзегез беләсез, матур киенеп башкара торган хезмәт түгел. Круглое Поледа күпфатирлы 13 йорттагы фатирларга хезмәт күрсәтүче илле сигез яшьлек Рамиль Тойчин егерме ел сантехник булып хезмәт куя. Күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче сантехник Илдус Әхмәтшин да ике дистә ел шушы сферада үз эшен намус белән башкара. Мәләкәс авыл җирлегендә Александр Сулагаев – сантехник, аның хатыны Рима Сулагаева – ишегалды җыештыручы булып эшлиләр. Ирле-хатынлы Сулагаевлар Зәлилә Әхмәтшина җитәкчелегендә 9 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтәләр.

– Сезнең эш башкару масштабы күпме?
– ҖЧҖе «Доверие» (УК) идарә итү компаниясе Круглое Поле, Бәтке, Мәләкәс, Биклән, Иштирәк авыл җирлекләре һәм Кама поселогында яшәүче халыкка хезмәт күрсәтә. Хезмәт күрсәтү мәйданы 100 мең квадрат метрдан артык биләмәне тәшкил итә. Күпфатирлы йортлардагы 1930 фатирга хезмәт күрсәтәбез. Доверие – ышаныч дигән сүз. Халык безгә ышана. Аларның сорау-үтенечләрен исәпкә алып тиешенчә хезмәт күрсәтү – минем эш девизым.
Су – яшәү чыганагы.
Күпфатирлы йортта су бетү яисә аның агышы начар булу – кешегә уңайсызлык тудыра. Санузел системасын чистарту, төзекләндерү эшләрен сантехникларыбыз вакытында башкаралар. Кемнеңдер кранында су тамчылап тора, кемнеңдер бәдрәфендә проблема килеп чыккан. “Ашыгыч ярдәм” табиблары кешегә сәламәтлек буенча беренче ярдәмне күрсәтә. Без әнә шундый режимда эшлибез. Торак-коммуналь хезмәтен үзвакытында һәм тиешенчә башкару кешенең сәламәтлеген саклау, кәефен күтәрү бит ул. Тирәюньнең чисталыгын тәэмин итү өчен вакытында ишегалларын себерәбез, подъездларны юып торабыз, чүп-чарны үзвакытында тиешле урынга озатабыз. Кышларын карны үзвакытында көрәп юллар, тротуарларны тәртиптә тотабыз. Хәзер күпчелек урыннарда эшләр автоматлаштырылган, ә безнең сферада исә кул хезмәте киң таралган. Трактор белән кереп булмаган җирләрдә карны көрәргә туры килә.
– Вера Корбангалиевна, сезнең хезмәт һәр көнне, һәркемнең күз алдында.
– Хезмәтебез кешенең күз алдында, эшләгән эшең күренә. Аннары, бөтен хәбәр, тиз арада, бер төймәгә басу белән поселокка, авылга тарала. Ватсап, фотога алу, СМС хәбәрләр... Халыктан заявка алучыларга – «амбразура каплаучылар»га – диспетчер Рита Красильникова, гидроконтролер Любовь Савинага беренче «очкын» эләгә. Хезмәткәрләребез эшләрен яратып, ихластан башкаралар. Коллективыбыз дус-тату, бер-беребезгә иңебезне куярга һәрвакыт әзер торабыз. Дөресен генә әйткәндә шушы сыйфатларның хезмәттәшләремдә булуы мине бу эшемдә тота да инде. Район күләмендә, авыл һәм поселокта уздырыла торган барлык чараларны оештыру эшләрендә катнашабыз. Биләмәләрне – территорияне ялт итеп җыештырып, җирлек территориясен кунак көткәндәй итеп тотарга тырышабыз. Сабантуй, бәйрәм, мәдәни чараларның үзәгендә кайныйбыз. Яшелләндерү, төзекләндерүдә, кем әйтмешли, без алгы сызыкта. Максатыбыз – “Доверие” торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтенең абруен күтәрү. Үзебезгә караган биләмәләрдә яшәүче кешеләргә уңайлыклар тудыру. Ишегалларын, территория, подъездларны чиста һәм төзек тоту. 2020 елдан быелгача «Безнең ишегалды» республика программасы буенча җирлекләрдә күп эшләр башкарылды. Өч чакырылыш авыл советы депутаты буларак та халыкның гозерләрен үтәргә тырышам.

– Вера Корбангалиевна , гаиләгездә сезнең хезмәтнең четерекле булуын аңлыйлармы?
– Ирем Александр Игнатьев – югары белемле инженер. Ул Куйбышев тимер юлының Круглое Поле бүлекчәсендә 40 ел хезмәт куя. Тормыш иптәшем хезмәтемнең четерекле булуын аңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Александр белән ике ул тәрбияләп үстердек. Аларның үз гаиләләре бар. Бүгенге көндә тормышымнан, хезмәт коллективыннан канәгатьмен. – Вера Корбангалиевна, җаваплы һәм авыр хезмәтегезнең айсбергы – күзгә күренгән өлеше белән таныштык. Аның без белмәгән, күзгә күренмәгән яклары да күп. Сезгә, коллективыгызга һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын! – Рәхмәт изге теләкләрегезгә. Шулай була күрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев