112 еллык тарихи җиз самовардан чәй
Биклән авылында узган Чишмә бәйрәме халыкның хезмәттә дә, бәйрәмдә дә бердәм булуын тагын бер кат исбатлады. Нәкъ менә табигатьнең изге чишмә буе авылдашларны бер табын артына дуслык һәм милли йолалар тирәсендә берләштерде.
Чишмә бәйрәме бикләнлеләрне табигатьнең иң гүзәл урыны — чишмә буена җыйды. Мәдәният хезмәткәрләре халык өчен искиткеч матур, күңелле программа әзерләгән иде. Өйләренә бөек кунак көткән хуҗалар кебек, килгән һәр кешегә аерым ихтирам-хөрмәт күрсәтелде. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелде, һәркем кайнар алкышлар аша үзенең сөенечен белдерде.
Чишмәләрне, авыл тыкрыкларын һәрчак карап, чистартып торган авылдашларыбыз да бу көнне игътибардан читтә калмады. Гомумән, Биклән авылы бүгенге көндә үзенең табигый байлыгы белән мактана ала — монда халык кадерләп торган 7 чишмә агып ята.
Бәйрәмнең иң матур мизгеле - 112 еллык тарихи җиз самовардан чәй эчү булды! Тылсымлы агымлы «Мәхәббәт чишмәсе» суыннан әлеге самоварда кайнатылган чәйнең тәме аеруча искиткеч иде. Мул сыйлы ачык һавадагы табын нигъмәтләрдән сыгылып торды, чөнки һәр килгән кунак өстәлгә үзенең иң тәмле күчтәнәчләрен алып килгән иде.
Чараны авыл мулласы Мөдәфис хәзрәт изге догалар белән ачып җибәрде. Оештыручылар шушы чишмәләрне чисталыкта тоткан авылдашларыбызга һәм бәйрәмне үткәрүгә матди яктан зур булышлык күрсәткәннәргә тирән рәхмәтләрен белдерәләр.
Лилия Сәхбиева, Биклән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев