Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә

Район больницасының физиодәвалау бүлеге шәфкать туташы Нәсиха Зыятдинова 40 елдан артык гомерен кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә багышлаган. Шуның 8 елын ул безнең район больницасында - тукайлыларны дәвалый. Аңа кадәр Түбән Кама ГЭСында сәламәтләндерү пункты мөдире булган. Куллары эшкә ятып тора, җитез хәрәкәтле һәм иң мөһиме - авыруларга игътибарлы ул. Шуңа...

Физиодәвалау бүлеге аша көн саен ким дигәндә 60-70 кеше үтә. Биредә авыруларга парафин куялар, ингаляция ясыйлар, электр, нур белән дәвалыйлар, магнит куеп сызлауны басалар. Мондагы һәр аппаратны биш бармагыңдай белергә, авыру кешенең көенә дә торырга кирәк. Нәсиха Фәхразиевна авыруларга карата ипле, йомшак һәм игътибарлы мөнәсәбәте белән дә күңелдә өмет уята, авыруыңны җиңәреңә ышаныч тудыра.

- Дәва эзләп килгән кешенең болай да күңеле төшенке була. Ул ярдәмгә, үзен аңлауларына мохтаҗ. Без - шәфкать туташлары, шуңа күрә дә авыруларны дәвалау чаралары аша гына түгел, җылы мөнәсәбәтебез белән дә сихәтләндерергә тиеш, - ди ул.

Нәсиха Зыятдинова үзебезнең районның кечкенә генә Чыршылы авылында туып- үскән. Авыл мохите, авыл тәрбиясе бераз башкачарак бит. Бәлки шуңа да ул олыны - олы, кечене кече итеп хөрмәтли беләдер. Һөнәрен ихлас күңелен биреп, яратып башкаруы, кешеләргә карата итәгатьле булуы да шуннандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев