Тормыш юлын парлап узу – үзе олы бәхет
Районда озак еллар бергә гомер иткән күркәм парларны зурладылар Узган атнада Борды авылында «Тормыш китабы: Олы мәхәббәтнең яшерен серләре» дип аталган бәйрәм кичәсе үтте. Аны үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре һәм район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге хезмәткәрләре әзерләде. Әлеге үзенчәлекле чара районда инде икенче тапкыр уздырыла, 2017 елны гаилә тормышы юбилеен билгеләүче...
Кичәгә чакырылган парларны бәйрәмгә ак лимузинга утыртып алып бардылар. «Мондый машиналарга да утырып йөрисе көннәребез бар икән», - диештеләр абый-апалар, әби-бабайлар. 87 яшьлек Александр Иманов: «Их, бу лимузинның моторын карарга иде, ниндирәк микән - «КРАЗ» машинасы моторына охшаганмы, әллә полуторкага микән?», - дип шаяртып та алды. Гаилә тормышы юбилеен билгеләүче парлар, традиция буенча, башта Яр Чаллы шәһәрендәге Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды. Соңыннан ак лимузин Борды авылына юл тотты.
Борды мәдәният йортында кунакларны милли киемнәргә киенгән кызлар алкышлап каршы алды. Район балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан торган «Мирас» ансамбле татар көйләренә попурри уйнавы да бәйрәм хисе тудырды. Парларны тамашачылар залына озаттылар. Һәр гаиләгә багышлап тормыш китабы төзелгән, презентация әзерләнгән, сәхнәдәге экранда гаилә архивларында сакланган фотосурәтләр күрсәтелде. Бәйрәм тантанасын үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре Алия Шәрипова, Ләйлә Ихсанова һәм район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге хезмәткәре Энҗе Хафизова алып бардылар. Тамашачыларны юбилярларның тормышлары, ирешкән уңышлары, бәхетле яшәү серләре белән таныштырдылар. Гаиләләр сәхнәгә күтәрелеп, актлар кенәгәсенә кул куйды, аларга район хакимияте исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре юбилярларны тормыш юлларын яктырткан китап белән бүләкләделәр.
Беренче булып сәхнәгә көмеш туйларын билгеләүче пар - Борды авылында 25 ел бергә яшәүче Фирдания һәм Хамис Галиннар чакырылды. Алар икесе дә Бордыбаш авылында туган, бер урамда торганнар, яшь аралары ике ел гына, бергә уйнап үскәннәр. «Мин аны үзем өчен карап үстердем», - дип әйтә Хамис Галин тормыш иптәше турында. Берсен-берсе белеп, аралашып йөрсәләр дә, гаилә корып җибәрүләре бик үзенчәлекле булган. 1993 елны алар икесе дә «Чулпан» совхозында эшлиләр.
- Май ае иде, чәчү чоры, мин грузовик арбасында торам, басуда эшләүчеләргә ашарга бүләм, - дип сөйли Фирдания ханым. - Ике егет сикереп менде яныма, берсе - Хамис, берсе - аның дусты. «Кайсыбызга кияүгә чыгасың?»,- дип сорыйлар. «Берегезгә дә чыкмыйм»,- дидем. Мине күтәреп та алдылар, алып та киттеләр. Башта безнең өйгә кайттык. Әни фермада, әти эшкә ашыга. «Чыксаң, чык кияүгә, - диде әти. - Озак сөйләшеп торырга вакыт юк, әниең янына фермага барасы бар». Шул ук көнне кич никах та укыттык. Хамис инде туганнарына да әйтеп куйган булган, - ди ул. 25 ел гомер үткән дә киткән. Галиннар гаиләсе өч бала үстергәннәр, бер оныклары бар.
Бордыда яшәүче Таисия һәм Александр Селиверстовларның сапфир туйлары, алар 45 ел бергә яшиләр. Александр Иванович - Борды егете, Таисия Алексеевна - Зәй районыннан. Икесе дә яшьтән үк «КамГЭС» оешмасында эшлиләр, Александр - машина йөртүче, Таисия - штукатур-маляр. 1971 елны танышалар. Яшь кыз носилка белән цемент ташый, аның янына Александр килеп, ярдәмен тәкъдим итә. Авыл тәрбиясе алган тыйнак Таисия, куркуыннан, яңа төзелгән йортка кереп, баскычтан 12нче катка кадәр йөгереп менә, ләкин егет аның артыннан калмый, куып җитә. Очраша башлыйлар, 1972 елны өйләнешәләр, ике кызлары туа. Бу гаиләгә күп сынаулар аша үтәргә туры килә, 1986 елны Александр Ивановичны өч айга Чернобыльгә җибәрәләр, 1992 елны авыр чирдән 11 яшьлек кече кызларының гомере өзелә. Кайгыларны бергә кичеп, шатлыкларны уртаклашып, бер-берсенә ышанычлы терәк булып яшиләр Селиверстовлар. 2000 елны аларның зур сөенечләре - оныклары Саша туа.
Мусабай-Завод авылыннан Гөлсем һәм Рәхим Ибәтуллиннар 53 ел бергә иңгә-иң куеп яшиләр. Алар икесе дә Башкортстан ягыннан. Рәхим Басыйр улы 1964 елны Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлап, Айтуган авылында мәктәп директоры булып эшли башлый. Шул ук авылда ул шәфкать туташы булып эшләгән уңган, чибәр кыз Гөлсем белән таныша. Гөлсемнең дә Рәхимгә күзе төшә - укытучыларның абруе бик югары була, бигрәк тә ир-ат укытучының. Өч көн очрашканнан соң, алар гомерлеккә бергә булырга сүз куешалар. «Мин синең чәчләреңә гашыйк булып өйләндем», - дигән Рәхим. 1975 елны алар Чаллыга күчеп киләләр, тагын бер ел үткәч, Мусабай-Заводта яши башлыйлар. Рәхим Басыйр улы 33 ел мәктәптә укытучы булып эшли. 1981 елны Гөлсем апаны Муса Җәлил исемендәге колхозның терлекчелек комплексына җитәкче итеп билгелиләр. Бу җаваплы эшкә куркып кына тотынган кыз, 16 ел 800 баш терлеккә исәпләнгән комплексны җитәкли. Ибәтуллиннар икесе дә тырыш хезмәтләре өчен күп санлы мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнәләр. Эш сөючән, тәртипле дүрт малай үстерәләр, бүгенге көндә Рәхим Басыйр улы һәм Гөлсем Зиннәт кызының алты оныгы, биш оныкчыгы үсеп килә.
Борды авылында гомер кичерүче Мария һәм Григорий Мансуровлар алтын туйларын билгелиләр, 50 ел бер-берсенең кадерен белеп яшиләр.
«Безне парторг димләде», - дип сөйлиләр Мансуровлар. Мирза Нуриевич Гаттаров - мәктәп директоры, партия оешмасы секретаре, авылда бик абруйлы кешеләрдән санала. 1967 ел, Григорий Сергеевичка 27 яшь, өйләнергә вакыт. «Бармы берәр ошаткан кызың, әйт кенә, мин сине өйләндерәм», - дип ышандыра аны парторг. Григорий күптәннән инде Маруся исемле кызны ошатып йөри, ә үзе барып кулын сорарга батырчылык итми. 18 яшьлек Марусяны партия оешмасына чакырталар, башта Мирза Нуриевич аны партиягә керергә үгетли. Маруся «Мин яшь әле», - дип кырт кисә, Григорий белән дә аралашырга теләми. «Йөрмәсен дә, сорамасын да, кирәк түгел», - ди Маруся. Ләкин парторг та үз сүзен сүз итәсе килә, Григорийны өйләндерәм дигән бит. 7 ноябрь көнне, Октябрь бәйрәменең 50 еллыгына багышланган парадны үткәргәннән соң, Григорий Сергеевичның туганнары, колхозның баш белгечләре парторг җитәкчелеге астында Марусяны сорарга киләләр. «Григорий үзе башта кермәде дә, - дип искә төшерә Мария Михайловна. - Өстәлнең түр башына мине утырттылар, бик озак димләделәр, Григорийны мактадылар, алтын таулар вәгъдә иттеләр. Качарлык та түгел - капка төбендә сакчылар тора». Соңыннан Григорий керә, аны Маруся янына утырталар. Бик нык үгетләгәч, хәтта парторг өстәлгә китереп суккач, Маруся ризалыгын бирә, ләкин «Бер-ике көн торырмын да, качып кайтырмын», дип үзен юата. 8 ноябрь язылышалар, туйны соңрак үткәрәләр. «Бием (каенанам) мине иркәләп тотты,- ди Мария Михайловна. - Григорийның әтисе дә «әти» дип дәшергә тиз өйрәтте. Мин идән юганда паласка басты да, «Әти, чык әле» димичә, паластан төшмәде». Григорий Сергеевич бухгалтер булып эшли, Мария Михайловна 33 ел почта мөдире була. Алар ике малай, бер кыз үстерәләр, бүгенге көндә 8 оныклары бар.
Ярия һәм Вагыйз Хановлар 60 ел бергә Куады авылында яшиләр. Алар икесе дә биредә туып-үскәннәр. Ярия апа, мәктәпне тәмамлагач, фермада сыер савучы булып эшли, Вагыйз абый да шунда терлек карый. Ярия апа җәйге лагерьда сыер савып йөргән чагында, Вагыйз абый аны атка утыртып урлап алып китә. Өйләнешкәндә икесенә дә 18 яшь була. Башта аларның торыр урыннары да булмый, мәктәптә торалар. Икенче балалары тууга, урманнан агач ташып, өй җиткерәләр. Өч кыз, бер малай үстерәләр. Мал карыйлар, 20 елга якын ат асрыйлар. 40 ел дәвамында икесе дә фермада эшлиләр, шуннан лаеклы ялга чыгалар. Бала хәсрәте күрәләр - улларын соңгы юлга озаталар. Вагыйз абыйның яше сиксәнгә таба барса да, тик тормый, гел эштә, мәчеткә дә йөри. Ярия апа «Аллага шөкер, бик әйбәт тордык», - дип сөенеп яши. Хановларның алты оныгы, биш оныкчыклары үсеп килә.
Борды авылыннан Клавдия һәм Александр Имановлар 60 ел бергә яшиләр. Александр Алексеевич Яңа Гәрдәледә туган, Клавдия Григорьевна - Минзәлә районы Түбән Юшады авылыннан. Александр ул авылга кичке уенга төшә торган булган, 40 чакрым ара да күп булып күренмәгән. «Велосипедка утырасың да барасың, - дип сөйли ул. - Кыз сорап тормадым мин, кичке уенга ат белән килдем дә, Клавдияне үзебезнең авылга алып кайттым». 1957 елның 7 ноябрендә алар өйләнешәләр. Александр Алексеевич авылда машина йөртүче булып эшли, Клавдия Григорьевна 10 ел яшелчә үстерүдә, 8 ел дуңгыз караучы булып эшли. 1976 елны Яңа Гәрдәле авылы бетә, Имановлар авылдан күчеп китәргә мәҗбүр була. Александр Алексеевич «КамАЗ»да «КРАЗ» машинасында эшли, Клавдия Григорьевна кою заводында идән юучы булып хезмәт итә. Ләкин авылга кайту теләге көчле була, 14 ел элек алар Борды авылына кайтып урнашалар. Имановлар 4 кыз, 2 малай үстерәләр, бүгенге көндә 12 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар.
Иске Абдул авылында 60 ел бергә яшәүче пар - Галия һәм Зөфәр Дәүләтшиннар. Зөфәр абый Иске Абдул авылыннан, 1961 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1975 елда армия хезмәтеннән кайткач, туган авылы мәктәбендә 1996 елга кадәр балаларга белем бирә. Ул - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Зөфәр абый Иске Абдул авылының 350 еллык тарихын барлап, ике китап бастыра. 50 ел дәвамында хәрби-патриотик тәрбия эшен әйдәп баручы да әле. Галия апа 1954 елда Теләнче Тамак урта мәктәбен, 1957 елда Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Иске Абдул авылына агроном булып эшкә кайта. Соңыннан 41 ел дәвамында химия, биология фәннәрен укыта, читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый.
Зөфәр абый белән Галия апаның танышу тарихы да бик кызыклы. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет авыл клубына чыга, ә анда исә комсомолларның политукуы бара. Укулар тәмамлангач, клуб мөдире пропагандист кыз белән егетне таныштыра. Ә алар исә Теләнче Тамак мәктәбендә үк таныш булалар: Зөфәр абый - укытучы, ә Галия апа - X сыйныф укучысы. Зөфәр абый белән Галия апа 1958 елны гаилә коралар, ике кыз үстерәләр. «Галия миннән яшь, шуңа күрә ул минем сүземне тыңлап яши, безнең озак торуның сере шул», - ди Зөфәр абый.
Әйе, бер-береңә терәк булып, яратып, хөрмәтләп һәм бер сүздән булып яшәгәндә генә гомер сукмаклары чуалмый, тигез юлдан тайпылмыйча гына алга таба бара. Киләчәктә дә бу матур гаиләләргә сәламәтлек кенә юлдаш булсын, балаларына терәк-таяныч булып, тагын да бик күп юбилейларын каршылап яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев