Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Киң күңелле китапханәчебез ул безнең

Әле күптән түгел генә Иштирәк авылы мәктәбе китапханәсендә мөдир булып эшләүче Рәсимә Равил кызы Хәсәншина үзенең матур юбилеен билгеләп үтте. Сүзебез әлеге үтә дә җаваплы, игътибарлы, уңган-булган ханым турында.

Теләнче Тамак авылында туып-үскән ул, биредә урта мәктәп тәмамлаган. Аннары һөнәр алу нияте белән Казанга киткән. «Теләгенә килгән, морадына ирешкән» дигәндәй, башкалада телеграфист һөнәрен үзләштереп, Яр Чаллы шәһәренә эшкә кайта һәм үзенең һөнәре буенча почта бүлегендә эшен башлап җибәрә.

Рәсимә Равил кызы үзенең гомерлек парын - тормыш иптәшен дә биредә очрата. Язмышына язылган егет - Рафис Юныс улы Хәсәншин - Иштирәк авылы егете. Бер күрүдә үк бер-берсен ошаталар алар. Рафис әфәнде дә Иштирәктә олы хөрмәт казанган, авылда абруйлары зурдан булган гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Яшьләр күп тә үтми очрашып йөри башлыйлар. Бер-берсен яхшылап өйрәнгәч, 1984 елның сентябрь аенда гөрләтеп туй ясыйлар. Рәсимә Равил кызы кечкенә генә булса да, бай тарихлы, үтә дә матур Иштирәк авылына килен булып төшә.

Хәзерге вакытта Рәсимә Хәсәншина авыл мәктәбе китапханәсендә мөдир булып хезмәт итә. Китапханә ишеген ачып керүгә, һәрвакыт елмаеп, якты йөз белән ул каршы ала. Аның бер матур сүзеннән дөньялар яктырып киткәндәй була, җанга да, тәнгә дә әйтеп бетереп булмый торган җылылык иңә.

Китапханәсез мәктәпне күз алдына да китерүе кыен бит. Ә безнең мәктәп китапханәсе һәр укучы, һәр укытучы өчен таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга зур ярдәмлек булып тора. Китапханәдә бик күп мәгълүматлар, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Рәсимә Равил кызы китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплар, аларның меңләгән саны белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән якыннан аралаша, аларны сихри китап дөньясына алып керә, шулар белән шатланып якты тормышның матурлыгын сизеп, булганына шөкер итеп яши.

Авылыбызда нинди генә мәдәни чара үтмәсен Рәсимә ханым анда актив катнаша. Ул үзенең бай күңел хисләрен, бар уй-фикерләрен оештыручылар белән уртаклаша, киңәшләрен бирә. Сайлаулар кампаниясе дисеңме, мәдәни, спорт чаралары дисеңме - боларның һәммәсенә дә үз өлешен керткән кеше ул Рәсимә Равил кызы. Мәктәп балалары да аны яратып, «Рәсимә апабыз» дип, йөртәләр. Авыл халкы да Хәсәншиннар гаиләсен бик хөрмәт итә. Гаиләдә ул бар якка да уңган-булган, чибәр, мөлаем хатын-кыз һәм кызы Ләйсәнгә, улы Булатка искиткеч кайгыртучан әни, ә яраткан оныгының сөекле әбисе булып тора. Рәсимә ханым моннан тыш оста хуҗабикә, бакчачы да әле. Өендә генә түгел, бакчасында да ул төрледән-төрле матур чәчәкләр үстерергә ярата, яшелчәләр, җиләк-җимешләр утырта, аларны кадерләп үстерә белә. Аның турында күпме генә язсаң да, аз булыр кебек тоела!

Без, мәктәп балаларының әти-әниләре, хөрмәтле кешебез Рәсимә Хәсәншинаны гомерлек бәйрәме - 55 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, куанычлар, гаилә бәхете генә теләп калабыз. Әле тагын озак еллар бергә-бергә татулыкта-бердәмлектә гомер итәргә язсын Аллаһы Тәгалә.

Хөрмәт белән мәктәп укучыларының әти-әниләре.
Иштирәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев