Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Калмаштан Мәмдүдә Галимуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, яшьли тол калып, тормышның бөтен авырлыгын ир-ат урынына җигелеп тарткан каһарман хатын-кызларыбызның берсе - Калмаш авылында яшәүче Мәмдүдә Хәмәт кызы Галимуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышы башланганда Мәмдүдә җидееллык мәктәпне тамамлаган була. 14 яше белән барган үсмер кызга балачак белән шулай кинәт саубуллашырга туры килә. Үсмерләр ул елларда эш атына әверелә: окоп казуда, кырда, фермада, урман кисүдә, ашлык сугу һәм ташуда, чәчүдә - гомумән, бөтен җирдә әле буыннары да ныгымаган яшүсмерләр эшли. Ул каһәрле елларны Мәмдүдә апа еш исенә төшерә.

- Үгез җигеп, басуга чәчү өчен орлык чыгарырга куштылар. Капчыклар авыр, сынатасы килми, төяп юлга чыгабыз. Су эчерергә дип кечкенә күл янына туктаган идек, үгезем күлгә кереп китте һәм уртасына ук кереп ятты. Һич кенә дә кузгатып булмый. Нәрсә эшләргә? Чәчүлек орлык салынган капчыкларны сыртыма салып, коры җиргә ташырга тотындым. Күлнең төбе түмгәкле, суы салкын. Егылып та алам. Үзем елыйм, чәчүлек орлык бик тә кадерле иде бит. Орлыкны ташып бетергәч, үгезне туардым, арбаны этә-төртә корыга чыгардым, яңадан йөкне төяп үгезне җиктем һәм басуга чәчүчеләргә орлыкларны чылатмыйча, илтеп җиткердем. Җилекләрем суырылды. Мәңге онытылмаслык булып калды ул хәтердә, - ди Мәмдүдә апа. Ул елларның истәлеге булып «Тылдагы батырлык өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре саклана. Юбилярыбыз яраткан кешесе Тәкыйулла белән 1948 елны таныша. Назлы ир хатыны булып яшәү Мәмдүдә апага 9 ел гына насыйп булган: 29 яшендә ул тол калган. Өч баланы ашату-эчертү, киендерү, укыту үзенең җилкәсенә төшкән, балалары тәртипле, иманлы һәм тәрбияле булсыннар өчен ул күп көч куйган. Көн туды исә Мәмдүдә әби дисбе төймәләрен тарта-тарта туганнары, балалары, оныклары исәнлеге, тормыш тынычлыгы өчен догаларын укый.

Гөлсимә Салихова,
Калмаш авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев