Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылым, кешеләрең синең

«Иң мөһиме – сәламәтлек, рух ныклыгы», – дип теләделәр җыелганнар Анастасия Фоминага

Шушы көннәрдә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Иштирәк авыл җирлегендә гомер итүче Анастасия Евдокимовна Фоминаны 85 яшьлек олуг юбилее белән тәбрик итте. Юбилярны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина җылы котладылар.

Анастасия Евдокимовнаны олуг юбилее белән котларга килүчеләр аңа күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр. Ул 40 елдан артык Аулаш авылы клуб мөдире булып эшләгән, ТР Мәдәният министрлыгының күп санлы Мактау кәгазьләре, «Хезмәт ветераны» дигән мактауга лаек исеме бар. Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова, өйдә генә тәрбияләнүчеләрне карау бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлова, шулай ук социаль хезмәткәр Гөлнур Хәсәншина юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. «Иң мөһиме - сәламәтлек, рух ныклыгы, якын кешеләрнең игътибары һәм ихтирамы», - дип теләделәр җыелганнар. Иштирәк авылының мәктәп укучылары Диләрә Һадиева белән Айзилә Зәйнуллина Анастасия Евдокимовнага багышлап, иң матур җырларын, күңелне күтәрә торган шигырьләрен бүләк иттеләр. Юбилярыбыз, үз чиратында, аны хөрмәт итеп, туган көне белән котларга килүчеләргә ихластан рәхмәтен белдерде, дип язалар безгә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев