Дөньяга гашыйк Зинаида
Авылны элек-электән оста һөнәрмәндләр, тамырлары белән җиргә береккән игенчеләр яшәткән, ә табигатенә, авылга гына хас хозурлыгына, алсу офыкларына гашыйк җаннар аларга багышлап җырулар чыгарганнар, истәлекле вакыйгаларга карата шигырьләр иҗат иткәннәр. Җәйләү авылыннан Зинаида түти Савельева шундыйлардан. Ул туган авылында булган һәр куанычлы вакыйгага багышлап шигырь чыгара. Аның киштәсендә берничә дәфтәр...
Зинаида Макаровна ишле балалы гаиләдә туган. Ул - сугыш еллары баласы. Күңелендәге шигъри моң, яшәү рухы бәлки авыр балачактан киләдер. Ә үзе ул хөр күңелле, көчле рухлы кеше. Сугыштан соңгы авыр елларда укырга кергән кыз, теләге булса да, укуын дәвам итә алмагандыр - җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхоз бозауларын карый башлый. Сыер савучы да, хат ташучы да булып эшли. Кыскасы, кайда кушсалар, шунда хезмәт куя. Ул елларда авыл кызлары бәхет эзләп, чит-ят җирләргә чыгып китү гадәте дә була. Ә Зинаида бәхетен туган җирендә таба - авылдашы Александрга кияүгә чыга. Бик матур яшиләр. Икесе дә хезмәт сөючән, тырышлар. Биш бала табып, багып үстерәләр. Хәзер инде барысының да үз гаиләләре бар. Кызганычка каршы, гомер юлдашы Александр гына исән түгел. Зинаида Макаровна - очар кошларын үстереп, канатларын ныгытып, олы тормыш юлына озаткан ана. Бүген ялгызы яши. Дөрес, балалары, 8 оныгы, 8 оныкчыгы туган нигезләренә эзләрен суытмыйлар - әниләре янына еш кайтып, ярдәм итеп торалар.
Табигатькә гашыйк Зинаида түтинең сердәше - радио. Ул аннан җырулар тыңлый, һәрберсенең сүзләрен белә, үзе дә кулына каләм алып, шигырь яза. Бәйрәмнәрдә авылдашлары аның шигырьләрен сорап сөйләтәләр.
Минем газета укучыларга Зинаида Савельеваның авылдагы шатлыклы вакыйгаларга багышлап язган шигырьләрен тәкъдим итәсем килә.
Роза Әбделманова,
Борды авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев